tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җырлыйк әле” төбәкара фестиваленең җиңүчеләре билгеле
“Җырлыйк әле” төбәкара фестиваленең җиңүчеләре билгеле

“Җырлыйк әле” төбәкара фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Фестивальдә Башкортстан Республикасының 10 районыннан һәм шәһәрләреннән 14 ансамбль катнашты. Алар Краснокама, Кушнаренко, Архангель, Дүртөйле, Кырмыскалы, Борай, Бакалы, Туймазы районнырыннан һәм Уфа, Салават шәһәрләреннән килгән. Барлыгы 250 һәвәскәр.

Шулай ук бәйрәмгә махсус кунак булып — Киров өлкәсенең «Алтын ай» татар фольклор ансамбле, «Агинәйләр» башкорт халык фольклор ансамбле, «Ош пеледыш» мари фольклор ансамбле, «Родинки Агидели» чуваш халык фольклор ансамбльлләре дә чакырулы иде. Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Ансамбльләр үзләре әзерләп килгән чыгышларны тәкъдим итте. Алар фестивальнең моңарчы узган турында, үз җирлекләрендә җиңү яулаган. Бүгенге фестивальдә җиңүче исеменә Архангель районы Заһит авылыннан “Ахирәтләр” ансамбле лаек булды.  Диплом һәм бүләкләрне аларга Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*