tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабы тәкъдим ителәчәк
Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабы тәкъдим ителәчәк

Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабы тәкъдим ителәчәк

Г. Тукай әдәби музеенда 24 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә әдәбият галиме Зөфәр Рәмиевнең «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрь һәм аның замандашларының тормышын һәм иҗатын өйрәнү белән беррәттән, татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен фәнни өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Музейда фәнни ачышлар белән тамашачыларны таныштырып бару максатыннан түгәрәк өстәлләр, очрашулар, китап тәкъдим итү кичәләре оештырыла, ди музей мөдире Гүзәл Төхватуллина.

Китап тәкъдим итү чарасы Г. Тукай әдәби музеенда узуы очраклы түгел.

Беренчедән, «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабының төзүчесе филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйниевич Рәмиев – Тукайны өйрәнүдә армый-талмый хезмәт куючы галим.

Икенчедән, Миргазиз Укмасый татар шигъриятендә сизелерлек эз калдырган шагыйрь, Г. Тукайның замандашы һәм аның турында истәлекләр авторы.

Китапта «мәгърифәтчел шигърият иясе» М. Укмасыйның шигырләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К.Насыйри, Г. Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. турында истәлекләре урын ала. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Китап тәкъдим итү кичәсендә бу зур хезмәтне чыгаруда катнашкан филология фәннәре докторлары Ә. Закирҗанов һәм Ф. Яхин, филология фәннәре кандидаты Т. Гыйлаҗев, шулай ук күренекле галимнәр, иҗат әһелләре һәм музей хезмәткәрләре катнашачак, ди чараны оештыручылар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*