tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зыялылар клубы”на 20 ел
“Зыялылар клубы”на 20 ел

“Зыялылар клубы”на 20 ел

Мәскәү шәһәрендә эшләп килүче Татар зыялылар клубына 20 яшь тулды. Шул уңайдан, 16 ноябьдә башкалада “20 ел бергә” дигән исемле бәйрәм кичәсе узды. Шулай ук, бу кич Татар зыялылар клубының алыштыргысыз җитәкчесе, журналист, танылган язучы, бик күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Харис кызы Кәримованың 65 яшьлек юбилеен да багышланды.

Мәскәүдә яшәүче татар зыялыларын берләштереп торучы әлеге Клубның узган юлы, башкарган изге гамәлләре шактый. Туган тел, татар җырлары яңгыраган. Бик татар зыялылары, шагыйрьләр, язучылар, җырчылар белән очрашулар узган. Кемнәр генә килмәгән дә, кемнәр генә булмаган?! Очрашулар, танышулар, кавышулар. Шактый татар гаиләләре барлыкка килгән. Гомумән, егерме ел эшләү дәверендә Клуб үзенең максатларын тормышка ашыра килгән. Тантана барышында клубның беренче оештыручыларын да искә алдылар.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның мәгълүмати-аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева да катнашты. Ринат Зиннур улы егерме ел дәвамында Мәскәүдә яшәүче татар зыялыларын берләштереп торучы әлеге Клубка рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә дә шулай, кыйбладан тайпылмыйча, матур гамәлләр башкарырга дигән теләген дә белдерде. Ул “Зыялылар клубы” ның җитәкчесе Нәзифә Кәримовага Бөтендөнья татар конгрессының Ихтирамнамәсен, аның урынбасары, фәннәр докторы Фирдәвес Җәгъфәровка Бөтендөнья татар конгрессының медален тапшырды. Тантанага җыелган халыкны шулай ук ТРның РФдәге даими вәкиленең урынбасары Азат Әхтәриев, “Татмедиа” ААҖнең генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева да тәбрикләде.

Юбилейга җыелган халыкны Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Екатеринбургтан Илһам Вәлиев, шулай ук Мәскәү җырчылары: Россиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова һәм Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллина җыр-моңнары белән куандырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*