tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәгариф һәм фән министрлыгы 7 миллион сумга татарча сөйләшә торган курчаклар сатып алачак
Мәгариф һәм фән министрлыгы 7 миллион сумга татарча сөйләшә торган курчаклар сатып алачак

Мәгариф һәм фән министрлыгы 7 миллион сумга татарча сөйләшә торган курчаклар сатып алачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 6,9 миллион сумга  татарча сөйләшә торган дүрт мең курчак сатып алачак. Бу хакта сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасы сайтына куелган тендердан билгеле булды.

«Курчакның куллары һәм башы ПВХ пластизольдан, тәне һәм аяклары пластмассадан эшләнгән. Курчак тән төсендәге материалдан ясалган. Аның буе 43 см чамасы. Курчак басып тора ала. Аның башы, аяклары һәм куллары хәрәкәтләнә ала. Чәчләре синтетик сүстән, баш буйлап тегелгән», диелгән хәбәрдә.

Яңа уенчыкларның берсе 1,7 мең сум торачак. Курчаклар балаларны сәламли, үзе белән таныштыра һәм «Татарстанда төрле милләт кешеләре – татар, рус, чуваш, удмурт, мордва һәм башкалар яши» дип әйтә ала. Шулай ук алар татарча аралаша ала.

Казанның мәктәпкәчә учреждениеләренә 640, Чаллыга 246 курчак җибәреләчәк һәм калган 3 мең курчак республика муниципалитетларына тапшырылачак. Күпләп сатып алуда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр оешмаларына өстенлек биреләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*