tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 14 июнь онлайн: Татар филологиясенең бүгенге торышы турында фикер алышачаклар
14 июнь онлайн: Татар филологиясенең бүгенге торышы турында фикер алышачаклар

14 июнь онлайн: Татар филологиясенең бүгенге торышы турында фикер алышачаклар

Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге 14 июнь көнне “Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр” дигән темага дискуссия оештыра.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар әдәбияты доценты Луиза Җамалиева хәбәр итте.

“Казан (Идел буе) федераль университетының «Tataristica» үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләрне дәвам иттерә, – диде Луиза Җамалиева. – Чираттагы очрашуны татар филологиясенә багышларга булдык. Бүгенге көндә татар филологиясе факультетының кирәклеге, аны тәмамлаган белгечләрнең фикерләре белән танышачакбыз. Татар филологиясен тәмамлаган мөхтәрәм, танылган шәхесләрне чакырдык. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр, мәктәп директорлары, укытучылар, язучылар һәм журналистлар катнашачак”.

Дискуссиянең максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү.Очрашуга мәктәп укучылары да чакырылган. Югары уку йортында белем алырга теләүчеләргә татар филологиясе факультеты турында тулы мәгълүмат та биреләчәк. Әлеге дискуссияне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Шулай ук сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Исегезгә төшереп узабыз, дискуссияләр бу елның март аенда башланып киткән иде. «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар», «ХХI гасыр һәм Тукай», «Татар театры: югалту һәм табышлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ай саен уздырырга планлаштырылган дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. Проект автролары белдергәнчә, июль, август айларында “түгәрәк өстәл2ләр булмаячак. “Tataristica” үзәге бу юнәлештәге эшчәнлеген сентябрь аенда дәвам иттерергә планлаштыра.

“Татар-информ” дискуссияне онлайн күрсәтә. Башлана 15.00

Карау өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/84/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*