tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 7 ноябрьдә тарих курслары башлана
7 ноябрьдә тарих курслары башлана

7 ноябрьдә тарих курслары башлана

Ачык университет чираттагы татар телендә өстәмә белем бирү курсларын ачып җибәрә – “PostХанлык” (Татарстан һәм татар халкы тарихы, XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы).

Әлеге курс 2 модульдән тора:
1 – Татар халкы яңа сәяси шартларда (XVIнчы йөзнең икенче яртысы – XVII гасыр),
2 – Татар халкы һәм Рәсәй империясе (XVIII гасыр).

Казан ханлыгы алынганнан соң татарлар ничек яши? Урта Идел һәм Урал халыкларын чукындыру сәясәте ничек була? Россия империясендә татар бистәләре ничек яши? Ике ай дәвамында барачак әлеге курс шушы һәм башка сорауларга  җавап табарга ярдәм итәр.

Лекцияләрне чорга бәйле махсус лекторлар, бу өлкәнең белгечләре, Хатыйп Миңнеголов, Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев кебек атаклы галимнәр укыячак.

Әлеге курсларга узар өчен, сылтама аша узып, теркәлергә кирәк https://leader-id.ru/event/33020/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*