tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» укучы кызлар премиясе булдырылды
«Ак калфак» укучы кызлар премиясе булдырылды

«Ак калфак» укучы кызлар премиясе булдырылды

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Ак калфак»  премиясенә бәйге уздыра. Конкурс 9-11 сыйныф кызлары арасында тәүге тапкыр һәм әлегә Казан күләмендә генә үткәрелә.

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, быел бу бәйге сынау формасында үткәрелә, алга таба бу башлангыч уңышлы дип табылган очракта, аны җәелдереп, Татарстан, аннары Россия күләменә тарату планнары бар.

Бәйгенең максат һәм бурычлары:

– халкыбызның тарихын өйрәнү;

– рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;

– укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру;

– алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.

Премиягә дәгъва кылучылар арасында конкурс ике этапта уздырыла:

I этап – сайлап алу туры. Укучылар 18 нче апрельгә кадәр заявка, эссе һәм электрон портфолиоларын юлларга тиеш иде. Эссеның темасы «Мин – милләтемнең киләчәге» дип билгеләнгән.  Укучылар үзләренең бүгенге тәҗрибәләре, уңышлары аша милләтнең киләчәген күзалларга; ни өчен нәкъ менә бу укучы премиягә лаеклы икәнен тулысынча ачыкларга тиеш иде.

Электрон портфолиода исә, төрле өлкәдә (уку, иҗат, иҗтимагый активлык, фәнни эзләнүләр) ирешкән уңышларын күрсәтә торган документлар (диплом, мактау кәгазе, рәхмәт хаты, мәкаләләр һ.б.) җибәрелгән.

Барлыгы быел 1 турга 12 кыздан гаризалар һәм эшләр кабул ителгән. 2 турга шуларның 7 уздырылган.

II этап – җанлы әңгәмә. Сайлап алу турын узган укучылар арасында бүген жюри әгъзалары белән җанлы аралашу уздырыла. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы игътибарга алыначак.

Укучылар II этапка «Минем гаиләм гореф-гадәтләр сагында» темасына 3 минутлык презентация әзерләргә тиеш.

Йомгаклау һәм нәтиҗә ясау:

Җиңүчеләр 27 апрель көнне Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында узачак конференциядә игълан ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары «Ак калфак» премиясенең гран-при иясен һәм ике лауреатын билгели. Җиңүчеләргә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы дипломнары, акчалата премия һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*