tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / “Академиклар татарча да белергә тиеш”
“Академиклар татарча да белергә тиеш”

“Академиклар татарча да белергә тиеш”

15 майда Казанда Татарстан фәннәр академиясенең гомум җыелышы үтте. Академиягә яңа әгъзалар сайланды. Киләсе елдан академик булырга теләүчеләр өчен тагын да кырысрак шартлар кертелә.

Татарстан фәннәр академиясенең рәсми сәхифәсеннән күренгәнчә, бүгенге көндә анда 40 хакыйкый һәм 76 мөхбир әгъза хезмәт куя. Моннан тыш академиянең 29 мактаулы һәм 12 чит ил әгъзасы бар. Чәршәмбе утырышында тагын бер яңа хакыйкый һәм сигез мөхбир әгъза сайланды.

Соңгы вакытта Русиядә диссертацияләрне урлап, күчереп, ялган юл белән яклау җәнҗаллары күбәйде. Шуны искә алып күрәсең, быел намзәтләрне җентекләбрәк тикшергәннәр, шул исәптән, “Антиплагиат” системы аша үткәргәннәр. Күбесенә бу уңайдан өстәмә сораулар да бирелгән. Ә КФУ ректоры Илшат Гафуровка академиядә хәтта өстәмә лекция укып күрсәтергә туры килгән.

Академия президенты Әхмәт Мазһаров сүзләренчә, киләсе елдан академиягә алу шартлар тагы да кырысланачак. Мисал өчен, академиягә кабул ителүче яңа мөхбир-әгъзаларга мәҗбүри рәвештә инглиз телен белү таләбе куелачак.

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов инглиз теленә өстәп татар телен белү таләбен дә куярга тәкъдим итә.

“Галимгә инглиз телен белү бик кирәк, аны белмәсә ул фән яңалыклары белән танышып бара алмый. Әмма моңа өстәп, Татарстан фәннәр академиясе әгъзалары татар телен дә белсен иде”, ди Җәүдәт Сөләйманов.

Академия президенты Әхмәт Мазһаров үзенең чыгышында Татарстан фәненең унике төп юнәлешен атады.

“Татар халкы һәм Татарстан тарихын вә мәдәниятен өйрәнү шулар арасында аерым урын алып тора, – диде ул, – чөнки дөньядагы 125 академия арасында 8 миллионлы татар халкының тарихы, теле, мәдәнияте белән бары тик безнең академия генә шөгыльләнә.”

“Моннан тыш, шуны да истә тотарга кирәк, – диде Мазһаров, – нинди дә булса телнең югалуы – ул бар инсаниятнең мәдәни генофондын җимерү дигән сүз. Димәк, без татар теле, мәдәнияте, тарихы өлкәсендәге тикшеренүләрне бар инсаният мәнфәгатендә башкарабыз.”

Бүгенге утырышта Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә академиянең югары бүләге – Алтын медале тапшырылды. (Элегрәк нәкъ шундый бүләк Роальд Сәгъдиев һәм Рәшит Сүнәевкә тапшырылган иде.) 1991 елның 30 сентябрендә Татарстан фәннәр академиясен төзү турындагы карарны Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев имзалады.

Гомум утырышка килгән галимнәр бер шатлыклы хәбәр дә ишетте. 1 июньнән фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1,5 тапкырга артачак. Академия җитәкчелеге аны ике тапкырга арттырып, Русия академиясендәге эш хаклары дәрәҗәсенә җиткерергә сораган булган. Ләкин республика түрәләре, Универсиада елында бу мөмкин түгел, дип биргәненә шөкер итәргә кушкан.

Чыганак: “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*