tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты фән алдынгыларын хөрмәтләде
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты фән алдынгыларын хөрмәтләде

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты фән алдынгыларын хөрмәтләде

11 май көнне Актаныш районында “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ының еллык эшчәнлегенә йомгак ясау, фән алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Республикада бердән-бер гимназия буларак, киләчәктә Россия һәм
Татарстан элитасын формалаштыруда сәләтле балаларга белем һәм тәрбия биреп,
заман югарылыгында фикерли белүче шәхес-лидерлар тәрбияли.

Әлеге тантанада Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов, Бөтендөнья татар конгрессы Бавшкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Тәбрис Яруллин катнашты.

Эшләү дәверендә Татарстанны, аның халкын, милли гореф-гадәтләрне
дөньяга танытуда һәр өлкәдә үз эшенең остасы булып, яңалык кертеп эшләүче
мәшһүр татар эшлеклеләре белән укучыларны очраштыру, аралаштыру, мастер-
классларда, түгәрәк өстәл артларында тәҗрибә уртаклашу традицияләрен булдырып эшлиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*