tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады
Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады

Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады

Актау шәһәренең (Казахстан) 6 мәктәбе базасында якшәмбе татар мәктәбе ачылды. Аны “Болгар” татар этномәдәни берләшмәсе оештырып җибәрде. Бу эштә аларга Мангистау өлкәсендәге Казахстан халыклары ассамблеясы һәм “Согласие” халык фонды булышлык итте.

Якшәмбе мәктәбендә татар һәм казах телләре, хореография һәм татар халык биюләре тарихы дәресләренә йөреп була. “Болгар” берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Бернеева әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә яшенә, милләтенә карамый теләгән кеше килеп, акча түләмичә укый ала.  Өстәвенә быелдан башлап татар халык җыры хоры түгәрәге дә эшли башлаган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*