tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча татар теле укытучыларыннан мастер-класс
Арча татар теле укытучыларыннан мастер-класс

Арча татар теле укытучыларыннан мастер-класс

Арчада район укытучыларының август конференциясе кысаларында «Заман укытучысына – заманча таләпләр» дип аталган татар теле һәм әдәбияты секция утырышы узды.

Утырышта район мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Мостафина узган ел нәтиҗәләре, 2019-2020 нче уку елына методик берләшмә эшен планлаштыру белән таныштырды. Шулай ук районның алдынгы телчеләре тәҗрибә белән уртаклашты.

«Туган тел» бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесендә «Туган телләрне укытуда заманча технологияләрне эффектив куллану» номинациясе җиңүчесе Гөлназ Йосыпова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2019» бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Рәдиф Исмәгыйлев үз дәресләрендә эшләү алымнары белән бүлеште.

Ландыш Нәсыйхова

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*