tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баку шәһәрендә Тукайны ничек хөрмәтләделәр? (Фоторепортаж)
Баку шәһәрендә Тукайны ничек хөрмәтләделәр? (Фоторепортаж)

Баку шәһәрендә Тукайны ничек хөрмәтләделәр? (Фоторепортаж)

Тукайга багышланган чара Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиллегендә үтте. Аны Казанда узачак татар теле олимпиадасында катнашучы Мәрьям Алиева алып барды. Ул бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты хакында сөйли.

Тукайга багышланган кичәгә өлкәннәр дә, балалар да килгән. Чарада «Иртә», «Безнең гаилә», «Гали белән кәҗә», «Кошларга» шигырьләре яңгырады.

Шулай ук «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Шурәле», «Су анасы» әсәсрләре буенча театральләштерелгән күренешләр дә әзерләгәннәр. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Биредә яшь рәссам Рөстәм Сөләймановның  ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәдә Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиле Альфред Закиров та катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*