tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балагызга кайсы телне туган тел дип укытырга телисез?
Балагызга кайсы телне туган тел дип укытырга телисез?

Балагызга кайсы телне туган тел дип укытырга телисез?

Ульяновск мәгариф һәм фән министрлыгы татар автономиясе үтенече буенча өлкәнең шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә татар теле укытуны оештыруны тикшерү эшләрен тәмамлады. Февраль -март айларында мәгариф чиновниклары һәм татар жәмәгатьчелеге 22 мәктәптә булып, бик күп җитешсезлекләрне һәм Россиянең «Мәгариф турындагы», «Ана телен өйрәнү турындагы» законнарын бозу очракларын ачыкладылар.

Мисал өчен, кайбер мәктәпләрдә ата-аналар яза торган гариза бланкасында «Балагызга нинди телне туган тел дип укытырга телисез?  дигән графада алдан ук «Рус теле» дип язылган. Димәк, бу эштә тәҗрибәсе булмаган ата-аналар үзләре дә аңламастан, баласына рус телен сайлый. Шәһәрнең элиталы саналган Ленин исемен йөртүче 1 нче номерлы гимназиядә исә, Марат Якупов узенен баласына татар телен сайлаган.

Ул алдан әзерләнгән бланктагы рус телен сызып, татар теле диеп язып куйган. Хәзер мәктәптәге 178 татар баласының бары тик берсе генә, Марат Якупов улы гына татар теле дәресләренә йөри. Гимназиядә укучы 1100 баланың 177 се барысы да ана теле дип башка милләт телен сайлаганнар.

Закон буенча, бер генә бала үз туган телен укырга теләк белдерә икән, уку йорты аның өчен шартлар тудырырга бурычлы. Моны барлык ата-аналарга да аңлатасы иде. Шул максатлардан хәзер өлкәнең татар автономиясе май-июнь айларында график нигезендә, мәктәпләрдә узачак гомум мәктәп ата-аналар жыелышларында катнашып,  әлеге мәсьәләне анлату эшләрен алып барачак.

Бу эшкә мордва һәм чуваш автономияләре дә катнашырга теләк белдерделәр. Бергәләп алынганда, уңай нәтиҗәләргә ирешү җиңелрәк булачак. Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә вәзгыять  һәм анда телне өйрәнү проблемасын яктырткан сюжет киләсе атнада ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруында эфирга чыгачак.

Ульяновск татар милли-мәдәни
мохтарияте җитәкчесе Рамис Сафин