tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле фестиваль-конкурс узды
Башкорт дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле фестиваль-конкурс узды

Башкорт дәүләт педагогия университетында “Буыннар сабагы” исемле фестиваль-конкурс узды

21 нче ноябрь көнне Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының  “Татар теле һәм әдәбияте” кафедрасында “Буыннар сабагы” исемле фестиваль-конкурс узды. Икенче тапкыр оештырылган бәйге ике турда үтә.

Беренче тур дистанцион рәвештә, анда конкурсантлар үзләренең эшчәнлеге турында видеоязма төшереп җибәрергә һәм алдан тәкъдим ителгән темаларга эссе язырга тиеш иде.

Бәйгегә 15 районнан укытучылар, укучылар һәм татар бүлеге студентлары җыелды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча икенче тур билгеләнә һәм катнашучылар 5 командага бүленә. Укучыларның эсселарында туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихына кагылышлы темалар оста итеп күтәрелгән иде.

2 нче турда иҗади визит карточкасы, билгеләнгән темаларга түгәрәк өстәл һәм остаз укытучыларның мастер-класслары булды. Татар булеге студентлары һәм укучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар.

– Без бу конкурсны укытучыларның тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру өчен, эзлеклелек, күчемлелек булсын өчен оештырдык – ди БДПУның татар теле һәм әдәбияте кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*