tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны арта
Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны арта

Башкорт дәүләт университетында татар бүлекләре саны арта

2020 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Ул татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерләячәк. Биредә дәүләт бюджеты исәбенә 15 кеше белем алачак.

2020 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Ул татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерләячәк. Биредә дәүләт бюджеты исәбенә 15 кеше белем алачак.

2017 елда БДУда татар филологиясе белгечлеге буенча читтән торып уку бүлеге ябылган иде. Көндезге бүлеккә дә нибары 8 студент кабул ителде. Бу, беренче чиратта, Русиядә эшкә урнашу тәртибе үзгәрүе белән бәйле. Хәзер кичәге студент, нигездә, дипломында күрсәтелгән белгечлек буенча гына эшкә урнаша ала. Кызганычка каршы, элекке дипломнарда күрсәтелгән “Филолог” дигән белгечлеккә беркайда да ихтыяҗ юк.  Шуны истә тотып, БДУ җитәкчелеге 2018 елда татар бүлегенең махсуслашу өлкәсен “Филология” белгечлегеннән “Педагогика”га үзгәртте. Былтыр бу үзгәреш көндезге бүлеккә генә кагылды. Нәтиҗәдә, абитуриентлар арасындагы конкурс 4 тапкырга артып, бер урынга 4,5 кеше тәшкил итте! Шулай ук бүлеккә бюджеттан бүленгән урыннар саны да артты. 2017 елда ул 8 урын булса, 2018дә 14 урын тәшкил итте. Быел исә 15 студент казна исәбенә татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеген алды. Алдагы елда исә, читтән торып уку бүлеге ачылу сәбәпле, көндезге бүлеккә бюджет хисабына 12 студент кабул ителәчәк.

Көндезге бүлектә дә, читтән торып укып та, университетта татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучысы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр рус теле һәм җәмгыять белеменнән (обществознание) Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш. Шуларга өстәп, абитуриентлар БДУның үзендә татар теле буенча эчке кабул итү имтиханы – тест тапшырачак.

Шулай итеп, Аллаһ боерса, якын киләчәктә БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы ел саен 27 татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләп чыгарачак. Әлегә кадәр бу сан 10-15тән артмый иде. Эш урыннары гына булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*