tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә барлыгы  47 гариза тапшырылган
Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә барлыгы  47 гариза тапшырылган

Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә барлыгы  47 гариза тапшырылган

Узган атна ахырында Башкортстан республикасы югары уку йортларының татар филологиясе бүлекләренә абитуриентлардан документлар кабул итү тәмамланды. Башкорт дәүләт университетында алар бүген татар теленнән имтихан тапшырдылар. Татар бүлекләренә килүчеләр күпме? Конкурс ситуациясе ничек тора? Түбәндәге язмабыз шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.

Белүебезчә, татар бүлекләре республиканың өч югары уку йортында – Башкорт дәүләт университетында, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында эшләп килә. Быел БДУ көндезге бүлеккә бюджет исәбенә 15 студент кабул итә (былтыр 14 иде). Быел татар бүлегенә барлыгы  47 гариза тапшырылган, ягъни 1 урынга 3,13 абитуриент дәгъва итә.

М. Акмулла исемендәге БДПУ “Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты” бүлегенә бюджет исәбенә 12 студент кабул итә. Быел бирегә 37 гариза тапшырылган, ягъни 1 урынга 3,08 абитуриент туры килә. Моннан тыш биредә әлеге белгечлек буенча читтән торып та белем алып була. Моның өчен бюджеттан 15 урын бүленгән. Бүгенге иртәгә читтән торып уку бүлегенә 24 гариза ташырылган, ягъни 1 урынга 1,6 абитуриент дәгъва итә.

БДУның Стәрлетамак филиалындагы татар (чуваш) бүлегенә кабул итү планы 18 студент тәшкил итә. Дөрес, бу сан эченә ике милләт вәкилләре дә кергән. Быел бирегә 28 гариза тапшырылган, ягъни 1 урынга 1,56 абитуриент дәгъва итә.

Татар теленнән БДИ булмау сәбәпле, барлык абитуриентлар да югары уку йортларында туган телебездән эчке имтихан тапшырырга тиеш. Алда язуыбызча, мондый имтихан бүген Башкорт дәүләт университетында үтте. Шундый ук имтихан 19 июльдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында узган иде.

Абитуриентларны кабул итү турындагы тәүге карарлар 1 августта басылып чыга башлаячак.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*