tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татарча яза
Бөтендөнья татарча яза

Бөтендөнья татарча яза

Татар телен популярлаштыру, татар телендә хатасыз язу, әдәби телне кулланучылар даирәсен арттыру максатыннан “Татарча диктант” акциясе оештырылды. Читтә торучы татарлар өчен мондый чарага җыелу, туган якны кочаклау шикелле тоелды.

Россия Федерациясе эчендә татарча диктантны Санкт-Петербургтан алып, Алтайга кадәр язсалар, язучы тугыз ил арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бар иде.

Аяз Гыйляҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек язылды. Диктант текстын Исмәгыйль Шәңгәрәев укыды. Ул – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, 11 бала атасы, татарларның “олы әтисе”, мондагы татарлар казанын кайнатучы кеше.

Гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ун ел элек күченеп килгәч, беренче эш белән Шарджа шәһәрендә “Казан” исемле ресторан ача. Диктант оештыру урыны да нәкъ шунда иде.

Гарәп әмирлекләре берләшүенә быел 46 ел тула. Илдә официаль яшәүчеләр саны 10 млн халык, татарлар саны бүгенге көндә якынча 500ләгән кеше. Ил яшли булу сәбәпле гарәп әмирлегенең җирле татар кешесе дип мактанып булмый, барыбыз да Татарстан, Башкортостан, Пермь, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе якларыннан күченеп килгән кешеләр.

Диктанта барлыгы 30 кеше катнашты. Иң яшь диктант язучы кеше Казаннан Гарәп Әмирлекләренә ял итергә килүче Гисматуллиннар гаиләсеннән 4 яшьлек Ислам иде.

“Без гаиләбез белән ял итергә килдек, бик масшатблы татарча диктант буласы турында Казанда ишеткән идем, барырга да ниятләп йөри идем, менә ялыбыз шушы датага туры килде. Гарәп җирлегендә “Казан” рестораны бик гаҗәеп күренеш, эченә керсәк, татарча диктант язып утыралар! Әлбәттә битараф кала алмыйча язарга утырдык!” – дип коментарий бирде Венера Гисматуллина.

Татар әмирлекләре, Ленария Мөслим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*