tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булдырасың, Фәннур!
Булдырасың, Фәннур!

Булдырасың, Фәннур!

Татарстанның Мамадыш районы, Уразбахты авылы егете Фәннур Гыйбазов Россия Президентының өстенлекле “Мәгариф” проекты кысаларында талантлы яшьләрне яклау буенча булдырылган премиясенә лаек булды.

Бу премиягә аны узган уку елында Казанда үткән яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге 13нче Төбәкара эзләнү-тикшеренү укуларында җиңүче исемен яулаган өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән иде. Бу укуларда ул үзенең фәнни җитәкчесе Ринат Миннегаян улы Хәйруллин белән бергәләп туган авылы Уразбахты  мәчетләре язмышына багышланган фәнни эше белән катнашты.

Гомумән әйткәндә, Фәннур бик тырыш егет. Фәнни конференцияләрдә дә аның беренче генә катнашуы түгел. Ибраһим Хәлфин исемендәге һәм керәшен халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышлап уздырылган  Республика конференцияләрендә дә классташыбызның фәнни эшләре югары бәяләнеп, җиңүче исемен яулады. Спортта да аңа классыбызда тиңнәр юк. Физкультура буенча республика олимпиадасы призеры булды.  Ул идеялар генераторы, ышанычлы дус, тугры иптәш тә. Фәннурның әлеге югары уңышы барыбыз өчен дә сөенеч.

Фирая Мингалиева, Мамадыш районы, Уразбахты авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*