tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр”. Чаллыдагы балалар бакчасының татар төркеме ябылу алдында
“Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр”. Чаллыдагы балалар бакчасының татар төркеме ябылу алдында

“Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр”. Чаллыдагы балалар бакчасының татар төркеме ябылу алдында

Чаллының 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасындагы татар төркеме ябылу алдында. Балаларны башка төркемгә кушып куярга, татар теле дәресләрен бөтенләй бетерергә телиләр. Милләт җанлы әти-әниләр бу хәлгә битараф кала алмаган. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллаганнар.
“Чаллы шәһәренең 56 санлы “Чишмәкәй” балалар бакчасында 2нче татар төркеме таркатылачагы турында безгә – ата-аналарга хәбәр җиткерелде. Укыту-тәрбия елы уртасында әлеге оятсыз гамәлне хакимияттән төшкән күрсәтмә буенча башкарырга җыеналар икән. Без балаларыбызны үз теләгебез белән татар төркеменә татарча тәрбия-белем алсыннар дип бирдек. Баланың ана телендә тәрбия алу хокукы тумыштан бирелгән һәм без аларның мәнфәгатен кайгыртучы буларак, татар төркемен таратуга каршылык белдерәбез”, – диелә хатта.

Бүгенге көндә төркемгә унтугыз бала йөри, ата-аналарның барысы да үз имзаларын куйган. “Татар-информ”га билгеле булганча, төркем таратылачагы турында хәбәр ата-аналарга телдән җиткерелгән. Алар бакча мөдиренә мөрәҗәгать иткәч, төркемне яптырмас өчен тырышачакларын вәгъдә иткәннәр. Әмма ата-аналар тынычланмаган, “уйларында булгач, эшләячәкләр инде” дип Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән.

“Барлык ата-аналар да татар төркеменең ябылуына каршы”

Ләйсән Сәлахова үзенең улын татар төркеменә махсус биргән. Аның фикеренчә, бала нинди тел даирәсенә эләгә, киләчәктә дә шул телдә аралашачак.

– Без – чын татарлар, улыбызны үз теләгебез белән татар төркеменә бирдек. Гаиләдә дә татар телендә генә аралашабыз. Балабызга иң элек татар телен өйрәтү бурычын куйдык.

Татар төркемен таркатырга теләүләре хакында тәрбиячеләрдән ике атна элек ишеттек. Әмма тәрбиячеләр бу хакта күптән белгән, аларны үзгәрешләргә әзерләп килгәннәр. Бакча мөдире янына шәхсән үзем кермәдем, ләкин бик күп ата-аналар аның белән сөйләште. Ул аларга: “Минем ясле төркем ачасым бар, шуңа күрә сезнең балаларыгызны башка төркемгә күчерәм”, – дип әйткән.

Безнең икенче татар төркеме беренче катта ук урнашкан. Бик уңайлы урын бит, шуның өчен яслегә йөрүчеләрне шунда тупларга уйлыйлар. Безнең төркемне таратырга һәм балаларыбызны башка төркемгә күчерергә телиләр. Рус төркемнәренә, чөнки анда балалар саны җитми.

Рус төркеменә килеп эләгү ул бит бик читен. Җәй аенда, тәрбиячеләр ялга киткән вакытта, балаларны рус төркеменә кушып торганнар иде. Балалар өчен бик зур стресс булды, ияләнә алмадылар һәм көйсезләнделәр. Татар мохитендә тәрбияләнеп үскән балага бакчада рус телендә аралашу кыен.

Без балаларның рус телендә аралашуына каршы түгел. Ике телне дә белү бары тик файдага гына. Әмма ризасызлык белдермәскә һич кенә дә мөмкин түгел. Ата-аналар әлеге төркемгә капиталь ремонт ясады, чыгарылышка кадәр балаларыбыз татар төркеменә йөрер дип өметләндек.

Тәрбиячебез Гөлкәй Нуриеваны да шулкадәр яратабыз, аннан аерыласыбыз килми. Ул да бик борчыла. “Шушы балаларны башка төркемгә күчерәләр икән, мин китәм” – ди. Балалар бакчасы мөдире Резида Навадировнага карата да хөрмәтебез зур. Ни өчен мондый адымга барырга җыенуын гына аңламыйбыз. Безгә бернәрсә дә аңлатучы, җыелыш җыючы юк. Ләкин Резида Навадировна безнең тәрбияче янына кергән, аны тынычландырган. “Борчылмагыз, тыныч кына эшләгез. Якын арада бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырмын”, – дип әйткән.

Бүгенге көндә татар төркеменә унтугыз бала йөри, барлык әти-әниләр дә аның ябылуына каршы. Төркемдә һәрвакыт дәресләр татар телендә алып барылды. Рус милләтеннән булган балалар өчен җиңел үзләштерә торган программалар каралган, алар да бик теләп бу төркемгә йөрде. Тәрбиячеләр бәйрәмнәрне дә саф татар телендә оештыра иде. Ата-аналар өчен бу зур проблема, хәзерге вакытта төркемнең киләчәге хакында сөйләшүләр телебездән дә төшми. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юлладык, әлегә җавап бирүче юк. Без дөреслек яклы, шуңа күрә яхшыга өметләнәбез, – дип сөйләде Ләйсән Салахова.

“Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр”

Дамир Шәйхетдиновны гөрләп эшләп торган төркемнең алга таба таркалу мөмкинлеге аеруча нык борчый. Аның балалары татар төркеменә ике елдан артык йөри.

– Әлеге төркемгә балаларыбызны үз теләгебез белән бирдек, аларның кечкенәдән татар теленең бөеклеген аңлап үсүләрен теләдек. Татар төркеменә ике елдан артык йөриләр, шулкадәр теләп баралар. Төркемне ябу турындагы хәбәр ата-аналар арасында ризасызлык уятты. Яңа төркем ачу татар телен бетерү бәрабәренә эшләнергә тиеш түгел, башка юллар уйлап табарга да була бит. Татар төркемен тарату – акылга сыймаслык хәл. Балаларны татар теленнән мәхрүм итәргә телиләр. Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр. Гомумән, безнең төркемне генә түгел, ә республикадагы калган татар төркемнәрен дә саклап калырга кирәк. Билгеле булганча, татар төркемнәре болай да күп түгел. Татарча тәрбия бар дип сөйли генә беләләр. Булган татар төркемнәрен бетерергә түгел, аларның сыйфатын күпкә яхшыртырга кирәк.

Дәүләт Советына хат юллаганга ике көн вакыт узды, уңай җавап көтәбез. Балалар – безнең киләчәгебез. Балаларга каршы көрәшү иң зур оятсызлык, – диде Дамир Шәйхетдинов.

“Авызымнан андый сүзнең чыкканы юк”

Бер якны тыңлап кына фикер йөртү авыр, шуңа күрә Чаллының 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы җитәкчесе Резида Акрамова белән элемтәгә кердек. Утсыз төтен булмый бит? Җитәкче әлеге хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен, аның авызыннан төркемне ябу хакында бер сүз дә чыкмавын әйтте. Аның фикеренчә, бу гайбәт сүзләрен кемдер аңа начарлык теләп уйлап чыгарган.

– 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы гомер-гомергә матур гына эшләп килде. Минем бакчамда унөч төркем, шуларның алтысы татар төркеме. Үзегез уйлап карагыз, мин татар төркемнәрен таркатырга теләсәм шулкадәр күләмдә төркемнәр ачмас идем бит? Татар төркемнәре матур гына эшләп килде һәм алга таба да эшләр. Нинди генә сәбәпләр килеп чыкса да “Чишмәкәй” балалар бакчасында татар төркемнәре ябылмаячак. Киресенчә, киләчәктә бакчабызда тагын татар төркемнәре ачырга телибез. Белмим, бу ялган мәгълүмәтне кем тараткандыр. Әмма безнең балалар бакчасында андый хәбәрнең бөтенләй булганы юк. Ата-аналарның ни өчен шулай ризасызлык белдергәнен мин әйтә алмыйм. Миндә андый фикернең туганы булмады, авызымнан андый сүзнең чыкканы юк, – диде ул.

“Кемдер мине начар яктан күрсәтергә тели”

Резида Акрамова әйтүенчә, татар төркемен тарату булмаячак. Ул үзенең татар җанлы кеше булуын билгеләп узды, бу проблеманы йомып калырга тырышты. Җитәкченең сүзләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Вакыт күрсәтер…

– Кергән ата-аналарга мин әйбәтләп аңлатып чыгардым. Тик алар миннән татар төркемнәре хакында сорамады. “Резида Навадировна, безнең балаларның саны азаюга карамастан төркемнәрне бергә кушарга җыенмыйсызмы?” – дип әйттеләр. Ата-аналарны тынычландырдым, чөнки төркемнәрне тарату булмаячак. Ничек йөрделәр, шулай йөриячәкләр. Миңа азрак шок булды, хәзер бу хәлләрдән соң җыелыш җыярга кирәк. Мин үзем дә татар җанлы кеше. Сүзләремне нигә алай “китереп” чыгарганнар икән? Бүген үк ата-аналарга аңлату эшләре алып барырмын. Кемдер мине начар яктан күрсәтергә тели, Аллаһы Тәгалә барысын да белә. Эшләгәнем киләчәктә күренәчәк, – диде ул.

Мәсьәләне төбеннән үк “казырга” тырышып карадык, әмма калган сорауларга Резида Әкрамова җавап бирүдән баш тартты. Башта бик тыныч сөйләшкән җитәкченең тавышы ук үзгәрде. Әллә әйтергә сүзе бетте, әллә артыгын сөйләргә курыкты инде.

– Мин хәлгә ачыклык керттем. Татар төркемнәре ябылмый, шуның белән шул. Алга таба да гөрләтеп эшләрбез, йөз процент ышанып әйтә алам. Минем балалар бакчасы “татар” дигән статусны йөртә. Шулай бит? Телефоннан мин сезне күрмим, шуңа күрә башка бернәрсә дә сөйләмим. Бәлки, сез Ләйлә түгелдер? Күзгә-күз очрашып сөйләшсәк, булыр иде”, – дип җикеренде ул.

“Уйлап чыгарылган сүзләр түгел, бу хакта мөдир үзе әйтте”

Тагын бер әни кеше – Рәфинә Ахсанова мөдирнең бу сүзләрен кире какты. Аның әйтүенчә, мөдир ата-аналарга балаларын башка төркемгә күчерергә тәкъдим иткән.

– Күптән түгел генә бакча мөдир безгә “Бу эшне вакытлыча туктаттым”, – дип хәбәр итте. Төп басымны “вакытлыча” сүзенә ясарга кирәктер. Татар төркемендә балаларның саны аз, шуңа күрә аны таркатырга телиләр. Ясле төркем җыярга исәпләре бар. Уйлап чыгарылган сүзләр түгел, бу хакта бакча мөдире безгә үзе әйтте. Үзе үк балаларыбызны башка төркемгә күчерергә тәкъдим итте. Әлеге төркемгә татарлар гына түгел, рус милләтеннән булган балалар да йөри. Дәресләр, укыту программалары барысы да татар телендә алып барыла. Бәйрәмнәр дә татар телендә үткәрелеп килде. Киләчәктә кызыбызны татар гимназиясенә укырга кертергә телибез, шуңа күрә аның бакчада татар төркеменә йөрүе безнең өчен бик мөһим. Алга таба эшләр ничек булып бетәр, билгесез. Сез үзегез дә яхшы беләсез, “өстәгеләргә” каршы барып булмый. Әмма баламны татар төркемендә калдырырга теләр идем,- диде ул.

Чаллының мәгариф идарәсеннән җавап юк

Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге баш белгече Флера Фаррахова: “Нәрсәгә миңа шалтыратасыз? Татар төркеме турында миннән сорарга кирәкми. Мин телефоннан бу сорауга җавап бирүдән баш тартам. Бөтен сорауларыгызны электрон почтага юллагыз”, – диде. “Электрон почтагызның адресын әйтегез, хәзер сорауларны юллыйм”,- дидем. Тик Флера Фаррахова телефонны өзеп куйды, “Татар-информ”га җавап биреп вакланып тормады.

Шалтыратуымны дәвам итәм, эшнең асылына төшенергә кирәк бит. Сәркәтип кыз әлеге мәсьәләне Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге баш белгече Гөлфия Фәтхуллина хәл итә диде, аның телефон номерын бирде. Итәгатьле генә исәнләштем. “Аллооо, бу тагын “Татар-информ”мы? Без үз сүзебезне әйттек”, – диде бер ханым телефонның икенче ягыннан һәм телефонны куйды. Исемен сорарга да өлгермәдем, әмма Флера Фаррахованың сүзе монда да барып җиткәне күренә.

Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге хезмәткәрләренең шулай сөйләшүенә шаккаттым. Мәсьәләне аңлатасы урынга алар качышлы уены уйный. Сорау да ачык калды – төркемнең язмышы нинди булачагын алар ачыклап әйтмәде.

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*