tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел “Татарча диктант” язарга Татарстанда яшәүче 70-80 мең кеше җәлеп ителәчәк
Быел “Татарча диктант” язарга Татарстанда яшәүче 70-80 мең кеше җәлеп ителәчәк

Быел “Татарча диктант” язарга Татарстанда яшәүче 70-80 мең кеше җәлеп ителәчәк

Быел “Татарча диктант” белем бирү акциясендә Татарстанда яшәүче 70-80 мең кеше җәлеп ителер дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова әйтте.

“Быел нәкъ менә республикада яшәүчеләрне җәлеп итү өчен күп көч куярга уйлыйбыз, бу ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шулай ниятләнә”, – диде ул.
Мөслимова “Татарча диктант” оештырырга 25 илдәге һәм Россиянең 60 регионындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм активистлар әзерлек белдергәнен дә әйтте. “Төбәкләрдә диктант оештырырга алынабыз дип теләк белдергән гаризалар әле дә килә, аларны кабул итү дәвам итә”, – диде ул. “Татарча диктант”ны онлайн форматта быел да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештыра.

Диктант узачак көн әлегә төгәл билгеле түгел. Бирем буларак укылачак татар әсәре дә әлегә билгеләнмәгән. “Хәзер оештыру җыелышлары үтә, быел акцияне оештыру комитетына, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан тыш, Татарстан Президенты Аппараты вәкилләре, республиканың яшьләр эшләре, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте керде”, – диде Мөслимова.

“Татарча диктант”ны оештыручыларның төп партнеры – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Диктант текстын билгеләү һәм диктант эшләрен тикшерү әлеге университет галимнәренә йөкләнгән.

Барлыгы быел “Татарча диктант” акциясендә 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Былтыр акциядә 50дән артык илдән 15 мең кеше катнашты. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. Ул 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*