tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстанда Туган тел көне
Бүген Татарстанда Туган тел көне

Бүген Татарстанда Туган тел көне

Татарлар гына түгел, республикабызда яшәүче барлык милләт вәкилләре дә 26 нчы апрельнең гадәти генә көн түгеллеген элек-электән үк таный, белә. Г. Тукай туган көн  – ул безне берләштерүче, рухландыручы көн дә.

Быел шагыйрьнең тууына 133 ел булуны билгеләп үтәбез. Ул хәзер Туган тел көне буларак уза. Шул уңайдан, бүген башкалабыз Казанда бәйрәм чаралары каралган. Татарстан язучылар берлеге сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, аларда республика язучылары белән бергә Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Карачай-Черкессиядән килгән каләм ияләре дә катнашачак.

Казан

26.04. 2019 /09.00 –  Тукай скверында Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу.

26.04.2019/ 12.00 – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры яны. Тукай һәйкәле янында Шигьрият бәйрәме.

26.04.2019/ 15.00 – «Казан-Экспо» күргәзмәләр комплексында Г.Тукай туган көнгә һәм Туган тел көненә багышланган тантана.

 Арча

27.04.2019/09.45 – Тукайның туган ягында – Арчада кунаклар каршылау

27.04.2019/10.30 – Яңа Кырлай авылында бәйрәм тантанасы

27.04.2019/12.00 – Кырлайда Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу

27.04.2019/12.15. – Кырлайда Г.Тукай музеенда экскурсия

27.04.2019/ 13.20 – Кырлайда Сәгъди йортында экскурсия

27.04.2019/15.30 – Кушлавыч авылында Г.Тукай музей-йортында экскурсия

27.04.2019/17.15 – Г. Тукайның әтисенең каберен зиярат кылу.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*