tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә әрмәннәр дә татарча сөйли
Чирмешәндә әрмәннәр дә татарча сөйли

Чирмешәндә әрмәннәр дә татарча сөйли

Аларны башка милләт баласы димәссең дә, татарча чатнатып сөйлиләр, моңлы итеп, бер акцентсыз җырлыйлар да. “Мин татарча сөйләшәм!“ район бәйгесендә катнашкан 80 егет һәм кыз – чуваш, рус, мордва, әрмән балалары быел да бер-берсенә җитди көндәш булдылар.

DSC_0094Район балалар сәнгать мәктәбендә бүген көне буе татар сөйләме, татар җырлары яңгырады. Хәтта “әтәч“ тә татарча кычкырды.

Елдагыча, бүген дә мәктәп укучыларына, укытучыларга таләпләр артык кырыс булмады: иң мөһиме – татарча дөрес, аңлаешлы сөйләү һәм җырлау. Күпләр бу сынауны уңышлы узды. Сүз дә юк, кем дәрестә алдынгы, сөйләм телен даими камилләштерә, андыйларга ансатрак. Жюри билгеләп үткәнчә, бәйгедә чыгыш ясаучыларның осталыгы елдан-ел үсә бара.

-Татар телен яхшырак белү өчен иң элек аралашу кирәк,- ди Югары Кармалкадан 9 нчы класс укучысы Алиса Куручбаева.-Мин татарча спектакльләр карарга яратам. Сүзлекләр дә кулланып, татар теле буенча биремнәрне үзем эшлим.

Алиса бүген бар осталыгын күрсәтте: татарча сөйләде, татарча җырлады да. Түбән Кармалкадан Татьяна Козынбаева алып баручы ролен оста башкарды. Кармалкалылар, гомумән, чыгышлары, киемнәре белән дә татар рухын чагылдыра алдылар.

DSC_0201Гомумән, һәр командада алар кебек лидерлар күп.

Кеп-кечкенә Сосновка авылы балалары Ульяновка мәктәбе данын да якладылар, сәхнәдә каушап калмадылар.

Биш төркемдә узган көрәштә Чирмешән кадет мәктәп-интернаты иң көчле булып танылды.

Һәр команданың җиңүе аерым катнашучылар уңышыннан “җыела“. Балалар сәнгать мәктәбенең актлар, концерт залында узган бәйгедә кечкенәләр арасында – Альбина Капитонова (2 нче Чирмешән мәктәбе), урта төркемдә – Ольга Палаткина (Чирмешән лицее), өлкәннәр арасында Любовь Лупанова (1 нче Чирмешән мәктәбе) беренче урыннарны яуладылар.

Укытучылар арасында да татар телен “су кебек эчүчеләр“ бар икән. Чирмешән лицееннан Татьяна Кудряшова бик зур чараларны да рәхәтләнеп татар телендә үткәрә ала.

“Мин татарча сөйләшәм!“нең быелгысы да милләтпәрвәр егетләр – Сургутта яшәүче малтабарлар, якташлар – Әмирдә туып үскән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән оештырылды. Чыгымнарны алар күтәрде. Татар теленең абруен арттырулары хөрмәткә лаек.

Мәдәният елына багышланган чираттагы бәйгене район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, район мәгариф бүлеге бергәләп оештырдылар. Барлык җиңүчеләргә дә Дипломнар, акчалата призлар тапшырылды. Гомумән, бәйгедән беркем дә бүләксез китмәде.

Кадыйр Гомәров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*