tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестаты тапшырылды
Чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестаты  тапшырылды

Чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестаты тапшырылды

Республикабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантаналары булып узды. Бу көнне Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан 27 нче татар гимназиясе 22 баланы тормыш дигән олы юлга озатты. Укучыларны котларга шәһәр администрациясеннән, район мәгариф идарәсеннән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар чыгарылыш укучыларына бары тик иң изге теләкләрен генә җиткерделәр.

Гимназия директоры Хөснетдинова Люция Хади кызы “Бүген сез өлгергәнлек аттестаты алдыгыз, бу сезнең тормышыгызда белемегез дәрәҗәсен исбатлаучы беренче документ. Киләчәктә мондый документлар күп булыр, тик шулай да сезне укырга- язарга өйрәткән мәктәбегезне, укытучыларны онытмагыз. Әти – әниләрегезгә игелекле балалар, дусларыгызга тугрылыклы иптәш булыгыз. Бердәмлегегезне саклагыз, еллар узгач та бергә җыелып сөйләшергә уртак сүзләрегез булсын. Тормышыгыз тау чишмәсе кебек ярсу, куйган максатларыгыз нык булсын”, – дип изге теләкләрен ирештерде. Югары уку йортларына кергәндә уңышлар теләде.

Укучылар укытучыларына, әти -әниләренә булган рәхмәт хисләрен матур җырларга, биюләргә төреп бүләк иттеләр. Моңлы да, шатлыклы да иде бу көн!

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*