tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районында укытучыларны ФГОС кысаларында ана теле укыту серләре белән таныштырдылар
Чүпрәле районында укытучыларны ФГОС кысаларында ана теле укыту серләре белән таныштырдылар

Чүпрәле районында укытучыларны ФГОС кысаларында ана теле укыту серләре белән таныштырдылар

Чүпрәле районы Кече Чыңлы авылында «Гомум белем бирү мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру» дигән төбәкара семинары узды. Анда Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия республикасыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Төбәкләрдән килгән укытучыларны бугенге шартларда ФГОС кысаларында ана теле укыту серләре белән таныштырдылар.

Кунакларга шулай ук башлангыч һәм өлкән сыйныфларда татар теле укыту буенча остаханәләр күрсәттеләр. Сыйныфтан тыш чараларда укучылар семинарда катнашучыларга татар халык киемнәре тегү, һәртөрле уенчыклар ясап, тагын бер кат оста куллылар булуларын расладылар.

Районның гына тугел, республиканың да танылган мәктәп укучылары кунакларга «Театр елы»на багышлап әдәби-музыкаль кичә дә тәкъдим иттеләр. Татарстан мәгариф министрлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина семинарда катнашып чыгыш ясаучыларга сертификатлар тапшырды.

 

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*