tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөбьяз мәктәбендә очрашу…
Дөбьяз мәктәбендә очрашу…

Дөбьяз мәктәбендә очрашу…

Мәктәпләр мәктәпләр…

Кеше кая гына бармасын, кайда гына йөрмәсен үзенең башлангыч тәрбиясен гаиләдән кала,  мәктәптә ала. Һәркемгә үз мәктәбе, үз укытучылары якын, ул аның икенче туган йорты кебек…

Бүген, 14 нче апрель көнне,   безнең  иҗат төркемебез  Биектау районы Дөбьяз гомуми урта белем мәктәбенә юнәлде.  Монда безне мөлаем укытучылар, ягымлы, саф татарча исәнләшүче укучылар, мәктәп директоры Ренат Хәсәнов каршы алды.

Мәктәпнең бай тарихы, Дөбьяз  җирлегеннән чыккан атаклы шәхесләре тормышы белән таныштык. Гади авыл мәктәбе булуына карамастан, бик күп кызыклы мәгълүмат алдык. Мәктәп тормышы кайнап тора дисәк тә,  ялгыш булмас. “Һәр айда укучылар газета чыгаралар, бу эш аларга бик кызык. Монда алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне яктырталар, фәнни эзләнү  эшләре алып баручылар да бар. Без аларга каршы килмибез. Һәркем үз фикерен белдерергә хокуклы. Шуңа да,  “Яшь журналистлар союзы” булдырдык.   Бу союзга тиктомалдан гына кереп булмый, анда  әгъза булыр өчен район һәм республика газеталарында мәкаләләре басылу шарт”, – ди мәктәп директоры.

Шулай ук, мәктәптә кадетлар классы бар. “Безнең укучылар республика күләмендә уздырылган ярышларда актив катнаша, үз көчләрен төрле дәрәҗәдәге  бәйгеләрдә сыный. мондый классларның булуы бик кирәк, чөнки, монда патриотизм  хисләре, көчле рухлы яшьләр тәрбияләү шарт итеп куелган. Шуңа да  балалар бу класста укулары белән горурланалар” – ди укытучылары, 41 ел педагогик стажы булган,  Радик Равил улы.

Мәктәптә  заман тәлапләренә туры китереп җиһазландырылган хезмәт кабинеты, татар теле һәм башка кабинетлар, 100  укучыны сыйдыручы актлар залы, инструменталь ансамбль  бала күңеленә нур, җылылык  бирә.

Хыяллары зурдан мәктәп коллективының, мәктәпләрендә тарихның һәр чорын үз эченә алган музей өстенә алар Солтан Гәбәши музеен да ачарга уйлыйлар. Төркия дә яшәүче якташлары да  уку йортында еш булганлыктан алар да ярдәм  итәрләр дип өметләнә алар.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*