tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дөрес” сайты татарча хатасыз язарга өйрәтә
“Дөрес” сайты татарча хатасыз язарга өйрәтә

“Дөрес” сайты татарча хатасыз язарга өйрәтә

Татар дөньясы өчен файдалы өр-яңа сайт эшли башлады. “Дөрес” – татар телендә хатасыз язарга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмлек. Беренче тапкыр татар теленең пунктуация һәм орфография кагыйдәләре бер урында тупланган.

“Дөрес” – “Теория” дизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты. Әлеге сайтның эшли башлавы “Татарча диктант” акциясенә туры китерелгән. Мәгълүм булганча, иртәгә, 27 октябрьдә, Җир шарының барлык почмакларында милләттәшләребез туган телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алачак.

– Татар теленең бөтен кагыйдәләре тупланган сайт булдыру идеясе инде күптән барлыкка килгән иде. Татар проектларын гамәлгә ашыра, татар текстлары белән эшли башлагач, мин мондый ресурсның булмавына игътибар иттем. Мондый ярдәмлек Интертетта гына түгел, китап рәвешендә дә юк дип беләм. Әмма сайтны эшләргә һич кенә дә вакыт табылмады. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы әлеге идеяне тормышка ашыру тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, “Дөрес” сайты барлыкка килде, – дип сөйләде “Теория” дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

Сайт бик тиз вакыт эчендә булдырылган. Төп эшне редактор КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова башкарган. Ул кагыйдәләрне туплаган, эшкәрткән, системага салган.

Сайт әлегә тест режимында эшли. Төзәтү һәм тәкъдимнәрне [email protected] почтасына юлларга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*