tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әдәби эскәмия”дә – Ленар Шәех!
“Әдәби эскәмия”дә – Ленар Шәех!

“Әдәби эскәмия”дә – Ленар Шәех!

Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең “Әдәби эскәмия” иҗат берләшмәсе ай саен гимназиядә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен сөючеләр өчен татар язучылары, шагыйрьләре белән эчтәлекле очрашулар уздыра.

Октябрь аеның көтеп алынган кунагы – күренекле шагыйрь, галим, журналист, “Татарстан китап нәшрияты” редакторы Ленар Шәех булды.

Кичә барышында “Җылытасы килә дөньяны” җыентыгы тәэсирендә 8-11 сыйныф укучылары шагыйрьнең иң популяр шигырьләрен укыды, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

Киләчәктә әлеге истәлекле кичәне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы һәм “Әдәби эскәмия” иҗат берләшмәсе Ленар Шәех иҗаты буенча китапнамә (буктрейлер) дә әзерләргә ниятли. Татар дөньясын бергәләп җылытыйк!

12 нче гимназиянең Матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*