tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт мөгаллимнәре якташ мәгърифәтчеcен олылый
Әлмәт мөгаллимнәре якташ мәгърифәтчеcен олылый

Әлмәт мөгаллимнәре якташ мәгърифәтчеcен олылый

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясендә «Ризаэддин Фәхретдин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чараны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее танылган галим, педагог, тарихчы һәм дин эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышлап үткәрде.

Конференция эшендә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф идарәсе белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Ризаэддин Фәхреддин атналыгын Кичүчат авылындагы Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова ачып җибәрде һәм алып барды.

Конференциянең пленар утырышында «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, БДУның Стәрлетамак филиалы профессоры, педагогика фәннәре докторы Вилә Баймурзина, Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлеге фәнни хезмәткәре Алсу Гәрәева һ.б. чыгыш ясады.

«Бирегә Ризаэддин Фәхреддиннең үзен чын мәгънәсендә аңлап, яратып эшли торган кешеләр, якташлары җыелган. Р.Фәхреддин – чын педагог, хезмәтләрендә баланы ярату, аны үстерү проблемаларын күтәргән. Ул – бөек тарихчы. Р.Фәхреддин Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихларын җепкә тезгән; гомере буе яхшылык өчен яшәгән, яхшылыкка, гаделлеккә юл ачкан. Әлмәттәге шушы гимназиянең аның исемен йөртүе – моңа дәлил. Мәктәпнең музее искиткеч. Бу шәхес онытылырга тиеш түгел», –  диде КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров.

«Гимназиябез үз эшен 1991 елда башлап җибәрде, һәм без үз кыйблабызга, миссиябезгә тугры калдык. Бүгенге көндә бездә 1100 бала белем ала. Гимназия карамагына балалар бакчасы да кушылды. Хезмәттәшләрем, бүгенге конференциягә адарынып, зур күргәзмә оештырды. Шундый иманлы, инсафлы балалар, милләт яратучы җаннарын, күңелләрен биреп эшләүче педагогларыбыз белән горурланырлык. Халык педагогогикасы буенча эшләсәк кенә без киләчәктә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинбез», – диде Әлмәттәге 1 нче татар гимназиясе директоры Фирүзә Вәлиуллина.

Конференциядә яңгыраган чыгышлар Риза Фәхреддин мирасы нигезендә балаларны тәрбияләү, аның мирасын уку-укыту эшендә куллануга, милли гореф-гадәтләрне саклау, төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләренә багышланды.

Филүсә Арсланова

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*