tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әвәте мәктәбенә – 100 яшь!
Әвәте мәктәбенә – 100 яшь!

Әвәте мәктәбенә – 100 яшь!

3 декабрьдә Пермь крае Лысьва районы Әвәте авылы урта мәктәбенең 100 еллыгына багышланган зур тантана үткәрелде. Аның төп үзенчәлеген билгелик: бәйрәм башыннан ахырына кадәр татар телендә барды. Иң ерак төньякта урнашкан татар авылында миллилекнең тулы саклануына сокланмыйча мөмкин түгел!

Мәктәп тарихын өйрәнүче, җирле тарихчы Фәгыйт Асанов чыгышы буенча биредә мәгърифәтнең чишмә башы 1850 елга барып тоташа, шул елда Әвәтедә мәчет төзелә һәм 1858 елда укыту эшен Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган Якуп мулла Мәҗитов башлап җибәрә. Дүрт еллык мәдрәсәдә гарәп телен, Коръәнне һәм математиканы укыту оештырыла. Шул ук унтугызынчы гасыр ахырында Сәвә һәм Ваксы авылларында мәчет-мәдрәсәләр оештырыла. Бу эшләрнең башында имамнар Шагаяп Рәхмәтуллин, Нуртдин Хөсәенов, Хәлим Рахметов, Салиман Дәүләтбаев торалар. Бигрәк тә Ваксы авыл мәчет-мәдрәсәсе мөгаллимнәр үстерүгә, Дәүләтбаевлар укытучылар династиясен булдыруга зур өлеш кертә.

Совет чорында бу авылда мәгърифәтне үстерүгә керткән күп укытучылар искә алынды: Касыймов Шәриф Садыйк улы, Гайсин Хәвис Газиз улы, Асанов Фәгыйт, Шакирова Фатхия, Манирова Мәдинә, Шафикова Замига, Батршина Фаизә, Манирова Камилә, Мәннәпов Наҗип, Дәүләтбаев Даһи.

Тантанада 200 дән артык мәктәпне тәмамлап чыккан сабакташлар җыелды. Алар арасында гади хезмәткәрләр, эшчеләр, укытучылар, врачлар һәм башкалар күп иде. Тантанада Әфган сугышы ветераны Кабышев Илнур Фаиз улы да катнашты (рәсемдә).

Әвәте авылында татар теле һәм татар рухы яши һәм яшәячәк икәнен исбатлап бәйрәмдә мәктәп директоры Рахметов Мансурга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән, конгрессның Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин котлау хатын тапшырды.

Әвәте авылы яши һәм яшәячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*