tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция
“Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция

“Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция

2016 елның 25 апрелендә Казанда “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Халыкара Төрки академия (Астана, Казахстан), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Конференция кунаклары арасында:

Дархан Куандыкулы Кыдырали – Халыкара Төрки академия президенты, галим, публицист, тарих фәннәре докторы, Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты профессоры. Халыкара Төрки академия – инсани фәннәр өлкәсендә тикшеренү эшләре алып бара, төрки дәүләтләр һәм халыклар арасында берләштерүче функциясен башкара торган гыйльми оешма. Гамәлгә куючылары: Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия Республикасы.

Иса Габиббейли – Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе вице-президенты, Низами исем. Әдәбият институты директоры, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор.

Абдылдажан Амантурулы Акматалиев – Кыргызстан республикасы Милли фәннәр академиясе вице-президенты, Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институты директоры, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы.

Кыясова Гызылгөл Хакбирде кызы – Төркмәнстан Фәннәр академиясенең Мәхтүмколый исем. Тел һәм әдәбият институты директоры, әдәбият белгече.

Юлай Шамил углы – тарих фәннәре докторы, Висконсин университеты (АКШ) профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы. Хезмәтләре Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы, татар һәм Татарстан дәүләтчелеге үсеше мәсьәләләренә багышланган.

Гаязов Әлфис Суфиян улы – Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясе мөхбир әгъзасы.

Сарлы Араз Мәхмәт – тарих фәннәре докторы, “Праги” журналының баш редакторы (Гурген, Иран).

Фәтхетдинов Фаил Камил улы – «Кызыл Таң» республикакүләм татар газетасының баш редакторы (Уфа), филология фәннәре кандидаты, доцент.

Магомедов Магомед Ибраһим улы – Россия Фәннәр академиясенең Дагыстан фәнни үзәгенең Г. Цадасы исем. Тел, әдәбтият һәм сәнгать институты директоры. Кавказ телләре, социолингвистика һәм рус телен укыту методикасы белгече.

Кәримов Исмаил Ансар улы –  Кырым инженер-педагогика университеты каршындагы кырым-татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү үзәге директоры.

Конференция эшендә шулай ук Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Иран, АКШ, Башкортстан, Дагыстан, Кырым, Алтай, Чуваш, Мари республикалары, Петербург һ.б. фәнни оешмалары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Фәннәр академиясе, югары уку йортлары, Язучылар берлеге, матбугат чаралары вәкилләре дә катнашачак.

Г. Тукайның 130 еллыгына түбәндәге китаплар әзерләп бастырылды:

  1. Г. Тукай әсәрләренең 6 томлы академик басмасы. Басманы әзерләү барышында “Уклар”, “Әлгасрелҗәдид”, “Яшен”, “Ялт-йолт” журналлары, “Фикер”, “Әлислах” газеталарының һәр саны, Тукайның 907–1914 елларда басылган 33 китап-җыентыгы, текстологик яктан җентекле тикшерелеп, текстлар шагыйрь язганча үзгәртелмичә, тел-стиль үзенчәлекләре сакланган хәлдә фәнни әйләнешкә кертелде. Моңа кадәрге басмалар да төрле сәбәпләр аркасында кыскартылган яки бөтенләй төшереп калдырылган текстлар торгызылып, әсәрләр яңа төс алды. Шагыйрьнең үз әсәрләре белән беррәттән ул төзегән хезмәтләр, аңа кагылышлы материаллар да басмага урнаштырылды. Басманың фәнни мөхәррире һәм җитәкчесе – филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев.
  2. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. 1 нче чыгарылыш. Яңа серия Милли мирасыбызны барлау һәм фәнни өйрәнү, укучыларны яңа табылган язма чыганаклар яки аз билгеле булган исемнәр белән таныштыру максатында тәкъдим ителә. Бу серия археография, палеография, кодикология, текстология, эпиграфика һәм мәдәни мирасны өйрәнү белән бәйләнеше булган башка юнәлешләрнең актуаль мәсьәләләрен яктырткан, фәнни эзләнүләргә һәм ачышларга корылган, даими рәвештә нәшер ителәчәк басмалардан торачак. Беренче чыгарылыш, олуг шагыйребезнең тууына 130 ел Тулу мөнәсәбәте белән, Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Әлеге җыентыкта Тукайның шәхесен, аның иҗатын төрле яклап өйрәнүгә хезмәт итүче, фәнгә аз билгеле материалларны тупларга, шәрехләргә омтылыш ясалды. Проект Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге – Мирасханә – тарафыннан гамәлгә куелды, җитәкчесе һәм җаваплы редакторы – үзәк мөдире И.Г. Гомәров.
  3. Габдулла Тукай фотографияләрдә. Авторы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәт­кәре, сәнгать белгече Д.И. Әхмәтова. Китап, исеменнән үк күренгәнчә, Тукай фотографияләренә багышлана. Биредә шагыйрьнең иң беренче фотосурәтләреннән башлап (Уральск чоры) Клячкин хастаханәсендә төшерелгән соңгыларына кадәр урын алган. Шулай УК Тукайны соңгы юлга озату күренешләре, почта открыткаларына да игътибар бар.
  4. Уйлар Тукайга илтә. Автор – шагыйрә, әдәбият белгече, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.Ф. Харрасова. Китап галимнең кайбер мәкаләләрен, әңгәмәләрне туплаган. Күп өлешен танылган татар шагыйрьләренә, Тукай бүләге ияләренә адресланган язмалар тәшкил итә. Аларда киң әдәби-гыйльми җәмәгатьчелек югары бәяләгән каләм ияләренең Тукайга мөнәсәбәте, иҗатларының шагыйрь белән уртаклыгы, аерымлы яклары, әдәби күчемлелек кебек проблемалар да чагылыш тапкан.
  5. Тукай һәм төрки дөнья: шагыйрьнең тууына 130 ел булуга багышланган халыкара конференция материаллары. Басма якын һәм ерак чит илләрдән (Азәрбәйҗан, Казакъстан, Төркмәнстан, Иран), Россиянең төрле төбәкләреннән (Башкортстан, Чуваш, Удмурт республикалары, Мари Эл һ.б.) булган 150 дән артык автор мәкалә­ләрен берләштерә. Авторлар “Тукай фәне”нең төрле юнәлешләренә игътибар бирәләр: төрки дөнья әдәбияты контекстында Г. Тукай шигърияты; “Тукай фәне”нең үсеш преспективалары; төрки телләр киңлегендә Тукай иҗаты һәм тәрҗемә мәсьәләләре; Тукай һәм аның әсәрләрет өрки халыклар әдәбияты, фольклоры һәм сәнгатьтендә.
  6. «Фәнни Татарстан» журналы. 2016 елның 2 номеры. Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус номер.

Конференциянең регламенты:

Пленар утырыш (10.00 – 12.30);
3 секция утырышы (14.00−17.00);
Конференция 2016 елның 25 апрелендә «KorstonHotel&MallKazan» кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу комплексының конференцияләр үзәгендә булачак. Адресы: Казан шәһ., Н. Ершов ур., 1А.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*