tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимнәр милли-мәдәни мирасыбызны өйрәнә
Галимнәр милли-мәдәни мирасыбызны өйрәнә

Галимнәр милли-мәдәни мирасыбызны өйрәнә

Ульяновск өлкә фәнни китапханәсендә тарихчылар, философлар һәм публицистларның II нче халыкара форумы узды. Якташыбыз В.И.Ленинның 150 еллык юбилеена багышланган мәртәбәле чарада мәркәзебез Казанның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты.

Форумны регионның тарих һәм мәдәният институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Сергей Прокопенко ачып җибәрде һәм күптән көтелгән шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты.

– Губернатор Сергей Морозов өлкәбезнең филология энциклопедиясен нәшер итү тәкъдиме белән чыкты. Төбәк башлыгының бу идеясен хуплап, җиң сызганып эшкә керештек тә инде. Әлеге китапта Идел буенда гомер бакыеннан дус-тату яшәүче барча халыклар мәдәниятенә һәм әдәбиятына зур урын биреләчәк. Бу нисбәттән Казанның Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре безгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер,- диде С.Прокопенко.

Аннары Ульяновск өлкәсенең Н.М.Карамзин исемендәге тарих һәм мәдәният фәнни-тикшеренү институты һәм Татарстанның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.

Казан кунаклары форумга зур бүләк алып килгән иде. Быел Г.Ибраһимов исемендәге институт тырышлыгы нәтиҗәсендә “Милли-мәдәни мирасыбыз. Ульяновск өлкәсе татарлары” дип исемләнгән гаҗәеп бай эчтәлекле, 568 биттән торган китап дөнья күргән. Форум кысаларында әлеге басма төбәгебезнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә тәкъдим ителде.

Сембер-Ульяновск төбәге татарларының милли мирасын өйрәнүгә багышланган китапта Иске Кулаткы, Николаевка, Павловка, Карсун, Чардаклы, Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары татар авылларына бәйле мәгълүматлар урын алган. Данлыклы якташларыбыз турында язмалар, җирле халыкка гына хас бәет һәм мөнәҗәтләр, борынгы җырлар һәм аларның ноталары, Сембер мишәрләренең гореф-гадәтләре, сөйләм үзенчәлекләре хакында фольклор материаллары һәркемнең игътибарын җәлеп итә.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Марсель Ибраһимов, Ульяновск өлкәсенең татар авылларында үткәрелгән барлык фәнни экспедицияләр җитәкчесе Ильмир Ямалтдинов һәм филология фәннәре кандидаты Рауза Солтанова 80 еллык тарихы булган институтның милләтебез файдасына башкарган эшләре һәм киләчәккә уй-ниятләре белән таныштырып үттеләр.

– Татар халкының милли тормышында зур роль уйнаучы институтыбыз карамагында ун фәнни бүлек эшләп килә. Халык авыз иҗаты, мирасханә, театр һәм музыка, әдәбият белеме бүлекләре милләтебезнең рухи мирасын барлауга зур өлеш кертәләр. Россия регионнарына фәнни экспедицияләребезне киләчәктә дә оештырырга җыенабыз,- диде Марсель Ибраhимов.

Казан галимнәре раславынча, заманында Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы һәм Казан губернасы территориясенә кергән Сембер төбәге тарихы борынгы болгар чорына барып тоташа. Археологлар тарафыннан Чардаклы районы Татар Колмаеры авылы янында табылган кабер ташлары моңа бер дәлил булып тора икән.

Фәнни экспедиция төркеме җитәкчесе Ильмир Ямалтдинов китап өчен мәгълүматлар туплауда ярдәм күрсәтүчеләргә, аерым алганда, Карсун районы башлыгы Шамил Шамшутдиновка, шулай ук Наилә Саюкова, Фатыйма Долгова, Розалия Мустеева, Гөлсинә Хәсәнова, Халимә Рамазанова, Рауза Шабакаева белән Таибә Вәлиулловага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә татар краеведлары оешмасы җитәкчесе Рифгать Ахмедуллов Сембер татар-мишәрләре тарихын өйрәнүгә бәһасез өлеш кертүләре өчен Казан галимнәренә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм төбәгебез татар авыллары тарихын барлау юнәлешендә үзебездә дә зур эш башкарылуы, бер-бер артлы китаплар басылып чыгуы турында сөйләделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА.

http://emetul73.ru.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*