tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гасыр тарихлы Кикин мәктәбе
Гасыр тарихлы Кикин мәктәбе

Гасыр тарихлы Кикин мәктәбе

Пенза өлкәсенең татарлар яшәгән Кикин авылы мәктәбе 100 еллык юбилеен уздырды.

Бу тантаналы чарага төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кунаклар саны шактый иде, урын битмәгәннәре басып карады.

Иң башта мәктәп тарихына багышланган Равилә Билал кызы Баткаева һәм Марат Янборисов әзерләгән видеофильм күрсәтелде.

Тантана барышында өлкән укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт програмасы барды.

Алга таба бик күп тәбриклә сзләре яңгырады. Алар арасында Каменка районының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы рәисе, мәктәп җитәкчеләре, спонсор эшмәкәрләр 1әм укучылар иде.

Юбилейга килгән хөрмәтле укучылар мәктәпкә күп бүләкләр тапшырды, ә сүз осталары үзләренең шигырьләрен укыды. Пензаның “Ак калфак” оешмасы мәктәп китапханәсенә татар китаплары бүләк итте.

Аерым рәвештә сәхнәгә 55 һәм 50 еллар элек мәктәпне тәмамлаган укучыларны чакырдылар.

Кызганычка каршы, авыл мәктәбендә балалар саны елдан ел кими бара. Алга таба мәктәп ябылмасын иде. Мәктәп яшәсә авыл да яши, шунлыктан күп укучылар мәктәпкә озын гомер теләделәр.

Кадыйр Акъегет, Пенза өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*