tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гыйлем» проектына багышланган түгәрәк өстәл
«Гыйлем» проектына багышланган түгәрәк өстәл

«Гыйлем» проектына багышланган түгәрәк өстәл

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм  “Гыйлем” проекты 21 октябрь көнне «Татар телендәге фәннең үсешендәге киртәләр нинди?» дигән темага түгәрәк өстәл оештыра. Әлеге фәнни hTMGOzP-7Bkмәҗлестә татардагы фәннең асылы, татарча фәнни терминология төзү проблемалары, гыйльми проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу булачак. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук “Гыйлем” проектының волонтерлары катнашачак.

Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә татар телендә эшли торган фәнни-популяр проектларның берсе Гыйлем.про сайтының эшчәнлеге дә яктыртылачак. Бу проект чагыштырмача күптән түгел генә интернетта эшли башлады. Ул фәнни белемне татар телендә җиткерү, татарча фәнни текстлар, инфографика һәм видеолекцияләр әзерләүгә багышланган.

Түгәрәк өстәл утырышы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында (Карл Маркс ур., 38\5 йорт) 13.00 сәгатьтә башлана.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*