tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасы укучылары белән очраша
“Халкым минем” газетасы укучылары белән очраша

“Халкым минем” газетасы укучылары белән очраша

11 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге педагогия көллиятендә “Халкым минем” газетасы белән очрашу узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Очрашуны көллиятнең директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова башлап җибәрде.

Бәйрәм рухында узган әлеге чарада Бөтендөнья татар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Резеда Шәрәфиева, “Халкым минем” телевизион тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова катнашты. Бу бәйрәм кичәсендә катнашкан кунаклар конгрессының Татарстандагы оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика Идарәсе җитәкчесе, “Халкым минем” газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи, газетаның даими авторы, атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тэминә Биктимерова, “Халкым минем” газетасының геройлары булган шәхесләре: Татарстанның аукытучылар һәм шәкертләр белән очрашып аларга татар халкының бүгенге яшәеше, үткәне ,  “Халкым минем” газетасы турында сөйләделәр. Тэминә ханым укытучы татар ханымнарының мактаулы, файдалы эшләре турында сөйләсә, Шәмсия Җиһангирова бик матур, эчтәлекле шигырьләрен җиткерде. Резеда Шәрәфиеваның җырларын залга җыелган укытучылар һәм укучылар алкышларга күмделәр.

Шәмсия ханымның да җырлавын да сорадылар тамашачылар, ә ул бик теләп халкыбызның “Маһирә” дигән җырын да җырлап күрсәтте. Ләйсәнә Садретдинова да “Халкым минем” тапшыруының “Халкым минем” газета белән бәйләнеше турында сөйләде, чөнки алар икесе дә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат-мәгълүмат чарасы. Арча районы хакимияте башлыгы урынбасары Надия Равил кызы Мифтәхетдинова килгән кунакларга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәтен җиткерде. Данис Фәнис улы Шакиров та очрашуны оештырган көллият җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, Бөтендөнья татар конгрессыннан белем йортының китапханәсенә китаплар бүләк итте.

Әлбәттә, көллият укучылары да читтә калмадылар. Алар да үз иҗатларын килгән кунакларга тәкъдим иттеләр. Җырладылар, иҗат җимешләре – шигырьләрен җиткерделәр. “Ләйсән” ансамбле халкыбыз җырларын башкарып күңелләрне сөендерде. Күңелле, эчтәлекле, мәгънәле, файдалы очрашу кичәсе булды бу.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*