tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык педагогикасы – тәрбия нигезе
Халык педагогикасы – тәрбия нигезе

Халык педагогикасы – тәрбия нигезе

“Сүзләрнең кыйммәте – заман үтү белән онытылмый торганы” дип язып калдырган танылган галим һәм мәгърифәтче Р.Фәхреддин. Әдәп, әхлак, тәрбияле бала, тәрбияле ана кебек сүзләрнең кыйммәте, аларга булган ихтыяҗның беркайчан да югалмавын тарих үзе күп тапкырлар раслады инде. Нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә, уку- укыту методлары куллансак та беренче чиратта баланың тәрбиясе турында уйлау, кайгырту кирәклегенә төшенәбез.

Әлмәт муниципаль районында 2014-2015 нче уку елында әдәп- әхлак дәресләре кертелү турында күп тапкырлар язган идек. 29 январь көнне Әлмәтнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф идарәсе белән берлектә республикакүләм семинар булып узды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы имам- мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс Салахов, Казан шәһәренең “Госмания” мәдрәсә-се җитәкчесе Камил Вәлиуллин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә Зыятдинова, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Лениногорск һәм Әлмәт районнары мәктәпләренең милли мәсь-әләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, әдәп-әхлак дәресе укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, әти-әниләр катнашты.

Семинарның беренче өлеше актлар залында “Гыйлем алу – эшләрнең иң олысы һәм теләкләрнең иң изгесе” дип исемләнгән ачык дәресләр карау белән башланып китте. 1 «а» сыйныфында – “Тәмле сүзләр”, 3 «а»да – “Туган төбәк җырчысы”, 4 «б»да – “Тәрбияле бала”, 8 «а»да – “Кәгазъ өстендә калган исем – бетмәс гомер” дигән темаларга , 9 «а»да – Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәре буенча күрсәтелгән ачык дәресләр тәрбия чараларын да киңкырлы һәм замана балалары өчен кызыклы итеп оештырырга мөмкин булуын раслады.

Түгәрәк өстәл артында очрашуны башлап, Сиринә Җиһаншина Әлмәт муниципаль районында әхлак тәрбиясе буенча координацион совет оештырылуын хәбәр итте, мәгариф учреждениеләрендә әлеге эшне нәтиҗәле итеп оештыруның беренче бурыч булуын ассызыклады.

Очрашу барышында чакырылган кунаклар да, залдагы укытучылар да үзләрен борчыган сорауларны күтәреп чыктылар, фикер алыштылар.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, Әлмәт шәһәре

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*