tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар дуслыгы–тынычлыкның нигезе
Халыклар дуслыгы–тынычлыкның нигезе

Халыклар дуслыгы–тынычлыкның нигезе

Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә “Мәдәниятләр диалогы” Республикакүләм проект кысаларында “Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасы буенча  шәһәр һәм районның милли мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен мәйданчык эшләде. Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе Ә.Х.Мирхәйдәрова, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Р.Ә.Сәлахова – бу чараның дәрәҗәле кунаклары иделәр.

IMG_3724Мәйданчыкның эшчәнлеген “Сорнай” җыр һәм бию ансамбленең дәртле,  моңлы җырлары башлап җибәрде. Милли киемнәр кигән укучылар гимназия кунакларын төрле телләрдә сәламләп каршы алдылар һәм үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

“Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасын ачыклап,  рус теле һәм сәнгать дәресләренең фрагментлары, мари түгәрәгенең эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтелде, 10 нчы гимназиянең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Л. Нәҗметдинованың, Акъегет урта мәктәбе директоры, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.Р.Саттарованың эш тәҗрибәләре тыңланылды.

Бәйрәмне  “Дуслык елгасы”  фестивале йомгаклады. Фестиваль кысаларында татар, рус, мари, чуваш, үзбәк һәм башка халыкларының телләрендә яңгыраган җырлар, шигырьләр һәм биюләр кунаклар күңелләренә хуш килде.

Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, толерант шәхес үстерү максатын тормышка ашыруга нигезләнгән әлеге чара  эчтәлекле, файдалы, уңышлы үтте, кунаклар тарафыннан югары  бәяләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*