tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Испаниядә татар теле лагере
Испаниядә татар теле лагере

Испаниядә татар теле лагере

Икенче ел рәттән “Бельгия татарлары” җәмгыяте Испаниядә татар лагере оештыра. 2016 нчы елда әлеге лагерь пилот проекты булса, быел инде ул җитди эш алып барды. Бу лагерьга  Германиядән, Бельгиядән, Голландиядән, хәтта Татарстанның үзеннән дә татар балалары җыела.

Лагерьда балалар  татар телен өйрәнү белән беррәттән  милли ризыклар, киемнәр, төрле кул эшләре белән дә танышалар.

Ни өчен Бельгия татарлары җәмгыяте бу лагерьны Испаниядә оештыра соң? Җәйге каникул вакытында ата-аналар балаларын ял иттерәсе, күбрәк  җәй күрсәтәсе, диңгез һавасын сулатасылары килә, шунлыктан иң кулай урын дип Испаниянең Урта диңгез буенда урнашкан Orihuella Costa бистәсе сайланды.

Лагерьны оештыругаярдәмен Татарстан мәгариф министырлыгы күрсәтте.  Ул  Әлки районының Чуаш Кичүе мәктәбеннән бу шартларда эшли алучы, яшь, энтузиаст, әдәби тел белән сөйләшә торган, милли мохитне сеңдереп үскән укытучы – Рәмзия Сингатуллинаны җибәрде. Бу яшь укытучы үзенең авыл һәм шәһәр лагерьларында эшләп туплаган белемен монда да куллана. Аерма шунда: Европа балалары зур яшьтә булсалар да, татар телен белү дәрәҗәләре югары түгел.   Күбесе катнаш гаилә балалары, аларга чын татар авылындагы гаиләләр таныш түгел, шуның өчен дә  милли гореф-гадәтләрне үзенә туплаган укытучы әлеге балаларга чын мәгънәсендә үрнәк булып тора.   Яшь педагог дәресләргә күнегүләрне Рузалия Нигъмәтуллина, Талия Шакирова китапларына нигезләнеп, балалар өчен яраклаштырып төзи.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы да бу проектка методик яктан зур ярдәм күрсәтә. Лагерьны китаплар, методик кулланмалар, аудио һәм видео дисклар белән тәэмин итә.

Быел Татарстаннан да балалар килүе оештыручылар өчен бик зур куаныч, чөнки алар да татар теленә мәхәббәт уятуга этәргеч булып тора.

Билгеле, балалар уйнаганда, аралашканда телне яхшырак үзләштерә.

Лагерь сменаларга буленмәгән – бу аның тагын бер үзенчәлеге булып тора. Ата-аналар өчен бу бик кулай, алар үз вакытларына яраклашып,  теләгән кадәр вакытка хәтле балаларын җибәрә алалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*