tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алманиядә яшәүче Марат татар телен камилләштерә
Алманиядә яшәүче Марат татар телен камилләштерә

Алманиядә яшәүче Марат татар телен камилләштерә

Кечкенә Марат өйдә әнисе белән татар телендә сөйләшә. Ләкин бу аралашу
гына җитми диеп, әти-әнисе улларын август аенда җәйге татар лагерена
урнаштырды. Балалар бакчасында 6 яшьлек малай дуслары белән уйнаганда
алман телен куллана, чөнки алар Лейпциг тирәсендә яшиләр.

“Tatar Camp for kids in Spain” исемле балалар өчен белем бирү лагере
2016 елдан эшлəп килə, “Бельгия татарлары” җəмгыяте тарафыннан
оештырыла. Əлеге лагерь Испаниянең Урта диңгез буендагы Ориуэлла Коста
испан бистəсендə урнашкан. Балалар татар телендə камил сөйлəшү
практикасын һəм милли мəдəнияткə мəхəббəт хисен тəрбиялəүне шул телдə
сөйлəшүче укытучылардан алалар. Биредə əйдаманның да роле зур. Ул
гади оештыручы, педагог-практик кына түгел, ə иң беренче чиратта,
милли мəдəниятнең якты вəкиле, һəр яктан оста һəм сəлəтле кеше. Көн
дəвамында уку дəреслəре, уеннар, шигырь һəм җырларны ятлау – барысы да
– бассейнда һəм диңгездə йөзү, спорт һəм күңел ачу уеннары белəн
берлəштереп алып барыла. Балалар өчен өстəмə кызыклы инглиз теле
дəреслəре дə оештырыла.

Лилия Валеева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*