tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иж-Бубый татарның Милләт анасын зурлады
Иж-Бубый татарның Милләт анасын зурлады

Иж-Бубый татарның Милләт анасын зурлады

Һәр төбәкнең, һәр авылның йөзек кашы булырдай, аның визит карточкасы ролен үтәрдәй олпат шәхесләре бар. Әйтик, Кушлавыч, Кырлай дисәк, Тукаебыз күз алдына килеп баса. Яуширмә дисәк – Гаяз Исхакые, Сарман дисәк – Илһам Шакировы… Ә менә Әгерҗе төбәгендәге Иж-Бубыйны бар җиһанга танытучылары бертуган мәгърифәтче авыллашлары – Габдулла, Мөхлисә, Гобәйдулла Бубилар. Аларны чын мәгънәсендә зурлый, олы хөрмәтен дә күрсәтә белә Иж-Бубый халкы. Шулай булмыйча!? Заманында хәтта Россиядә генә түгел, төрки мөселман дөньясында ифрат дәрәҗәдә абруйлы – 12 сыйныфлы мәдрәсә булдырып, моңарчы гадәти бер татар авылы саналган Иж-Бубыйны гыйлем мәркәзе дәрәҗәсенә күтәрткән бертуган Бубыйлар бит алар!

Әле моннан ике ел элек кенә Иж-Бубый халкы, зурдан кубып, әлеге мәдрәсәнең 235 еллыгын билгеләп үткән иде. (Бу язмада мәдрәсә эшчәнлегенә артык тукталып тору кирәкмәс, чөнки әлеге юбилей уңаеннан «Мәгариф» журналының 2017 елгы февраль санында мәдрәсә эшчәнлеген яктырткан шактый саллы язмалар биргән идек.) Һәм менә Иж-Буби авылы бу көннәрдә янәдән татар мәгърифәтчелеге мәркәзенә әверелеп алды. Сәбәбе дә саллы: татар кызлары өчен тәүге мәдрәсә оештырган күренекле җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, педагог, хатын-кызлардан беренче казыя Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуны киң масштабта билгеләп үтү иде ниятләре.

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә 2014 елдан башлап ел да апрель аенда мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышлап төбәкара укулар уздыру күркәм гадәт инде. Моңа кадәргеләрендә укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләре, докладлар белән чыгыш ясый иде. Быелгысын исә – Мөхлисә Буби юбилеена багышланганын үзгәрәк – төбәкара иҗади бәйге рәвешендә оештырырга булганнар. Татар халкы тарафыннан «Милләт анасы» буларак танылу алган мәгърифәтче Мөхлисә Бубиның XXI гасырда дәвамчылары буласы егет һәм кызларның вокал, халык уен коралларында, нәфис сүз сөйләүдә, кул эшләрендә осталыклары ни дәрәҗәдә икән? Шуларны ачыклау, барыннан да элек яшь буында милли үзаң, яшь җырчыларда башкару осталыгын тәрбияләү, балалар һәм укытучылар вокалын пропагандалау максаты иде аларның.

Төбәкара бәйгегә 157 кешедән заявка алынды. Алар, вокал, музыка уен коралларында уйнау, конферанс, кул эшләре секцияләренә бүленеп, мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Ә анда җиңүчеләр соңыннан авыл мәдәният йортында Гала-концерт күрсәтте. Алар арасында Әгерҗе төбәгенең сәхнә талантлары белән бергә, күрше Удмуртия республикасы, Пермь краеның Барда районы, Актаныш, Алабуга районнары вәкилләре дә бар иде. Иж-Бубиның мәгърифәтче Мөхлисә Бубые рухы алдында баш ияргә килгән мәртәбәле кунаклары гына никадәр иде: күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, шагыйрьләрдән Шәмсия Җиһангирова, Ринат Нуруллин, рәссам Фәйзерахман Гафуров, музыкант Рафинад Сәлахов, җырчылар Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин, Эмиль Талипов, галимәkoh Мәдинә Мәхмүтова, Гөлфия Гайнуллина…

Бубиларның бүгенге буын нәсел-нәсәбеннән булган оныкчыклары гына да сәхнә тутырып чыгып баскач, зал куанычтан шаулатып кул чапты ичмасам. Димәк, Бубилар нәселе, рухы әле яши дигән сүз!

Секцияләрдә эш барганда Разил Вәлиев җитәкчелегендә «Мөхлисә Бубый һәм XXI гасырда татар мәгърифәте» дигән темага түгәрәк өстәл эшләде. Кичен исә Әгерҗе шәһәре мәдәният йортында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мөхлисә Бубый тормышын һәм эшчәнлеген калку гәүдәләндергән Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Үлеп яратты» драмасын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.

Таһир САБИРҖАНОВ
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*