tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау татар балалар бакчасында көз бәйрәме үтте
Ижау татар балалар бакчасында көз бәйрәме үтте

Ижау татар балалар бакчасында көз бәйрәме үтте

Бакчаның татар теле белгече Рәсилә Гатауллина аралашуны шатлыклы хәбәрдән башлады. Бакчага Удмуртия татарларының милли автономиясе милли бизәкләребез белән эшләнгән яңа костюмнар тектереп бирергә алынган. Аның беренчесе инде әзер. Искиткич матур итеп алтынсу җепләр белән чигелгән калфак, матур кызгылт төстә заманча тегелгән күлмәк һәм бәрхет камзул. Балалар өчен дә дүрт пар – малайлар һәм кызлар өчен костюмнар тегеләчәк. Бу арада сабыйлар төрле яшелчәләрне хәтерләткән киемнәрдән музыка залына җыелды.

Балалар җиләк-җимеш, яшелчәләргә багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнгән. Табышмакларны үзләре дә белә, әти-әниләрен дә тикшереп карадылар.

Кичә барышында яңа уеннарда катнышып, балалар да өлкәннәр дә үзләре өчен күп кенә мәгълүмат туплады. Әлеге кичәдә катнашкан әниләр һәм әбиләр шундый кичәләрнең кирәклеген җиткерде.

Илмира Солтанованың ике баласы бу бакчага йөри. Үзе Татарстанның Чаллы шәһәрендә туып үскән. Бакчада татар төркеме булуын белеп сөенгән, үзенең сабыйларын телебезне белеп үсүләренә шат. “Өйдә бакчада бирелгән шигырьләрне барлык гаилә әгъзалары – әтиебез, әби-бабайлар белән бергә өйрәнәбез, бу безне берләштерә. Кечкенәбез дә килеп кушыла, аңа да бу дәрес, телне өйрәнергә этәргеч”, дип уртаклашты.

“Оныкларыбыз белән өйдә татар телендә сөйләшәбез. Җәй айларында бакчада җиләк-җимешләр, яшелчәләре дә татар телендә аңлатабыз. Әмма бакча хезмәткәрләре кебек оныкларыбызга тирән эчтәлекле мәгълумат җиткерә алмыйбыз. Шуда да әлеге кичәләр үзебезгә дә, сабыйларга да бик кирәкле”, диде Камилә исемле кызчыкның әбисе Филисә Әсләмова. Әсләмовларның олы оныклары шушы бакчада милли тәрбия алып, мәктәпкә укырга кергән. Филисә ханым сүзләренчә, әлегә татар телен өйрәнмиләр. Бакчада алган белемен ныгытырга иде, дип уфтанып та алды әби.

Бакча мөдире Наталья Николаева тәрбиячеләрнең тырыш эшен ассызыклап, һәр гаиләдә дә әти-әниләр өйдә күбрәк балалар белән туган телендә аралашса, бөтен балалар да авазларны дөрес әйтер иде, дип басым ясады.

«Азатлык» радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*