tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда татар телен өйрәнүче балаларны бүләкләделәр
Ижауда татар телен өйрәнүче балаларны бүләкләделәр

Ижауда татар телен өйрәнүче балаларны бүләкләделәр

Ижаунын үзәк мәчетендә татар телен үзләштерергә йөргән балаларны бүләкләделәр. Курслар октябрь аеннан башлап, апрель уртасына кадәр барды. Кырыктан артык бала әти-әниләре, әби-бабалары белән йөргәннәр.

Дәресләрне 45 ел балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан милләттәшебез Тәфкилә Тулбаева алып барды. Бакча яшендәгеләргә туган телне ул уен аша өйрәтсә, укый-яза белгәннәргә кагыйдәләрне сеңдергән. Китаплар, уку әсбаплары һәм нәниләргә телне үзләштерүне күңелле шөгыльгә әверелдергән уенчыклар белән мөфтият, “Яңарыш” газетасы редакциясе ярдәм иткән.

Быелгы шөгыльләр тәмамлану уңаеннан балаларна бәйрәм оештырылды, туган телне тырышы өйрәнгәне өчен мөфтият исеменнән мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды, чәй табыны корылды. Тәфкилә ханым дәресләрне киләсе көздә дәвам итәргэ ниятли, балалар да “һичшиксез киләчәкбез!” дип таралыштылар.

Фәнзилә Салихова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*