tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камилә Алмакаевага – 1 миллион сум
Камилә Алмакаевага – 1 миллион сум

Камилә Алмакаевага – 1 миллион сум

Ульяновск өлкәсе мәктәпләренең өлкән сыйныфларында укучы дүрт егет-кыз зур бәхеткә ирешүләренә һаман да ышанып бетмиләр әле: өчесе – 200әр мең сум, ә Мариин гимназиясенең 11 класс укучысы Камилә Алмакаева 1 миллион сум откан. Моның өчен аларга бары тик үз көчләренә ышанырга һәм “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсына заявка җибәрергә генә кирәк булган икән.

Мариин гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Камилә Алмакаева – Ульяновск төбәге вәкилләре арасында 1 миллион сум откан бердәнбер бала.

– Җиңүем турында белгәч, башта шатлыклы мизгелләр кичереп, үземне бик тә бәхетле кеше итеп тойдым, аннары шаккаттым, дөресен әйткәндә, бүген дә әле моңа ахыргача ышанмыйм,- ди Камилә Алмакаева. – “Большая перемена” конкурсы дөрес юнәлештә баруымны аңларга ярдәм итте, әлеге бәйгедә мин белем белән беррәттән, зиһенлелек, тапкырлык, зирәклек кирәк булуына инандым.

Бөтенроссия конкурсының читтән торып үткәрелгән этабында Камилә рус революциясен картиналар һәм символлар рәвешендә тәкъдим иткән. Әлбәттә инде, бер дә җиңел булмый, әмма нәтиҗәсе сөендерә – татар кызын ярымфиналга путевка белән бүләклиләр. Анда Камиләбез Идел буе федераль округының башка өлкә-республикаларыннан килгән егет-кызлар белән бергә бер көн эчендә социаль бизнес булдыра – экоферма – үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен контактлы зоопарк проектын әзерли. Ә финалда Камилә командасы “Школа-2030: БОС (будущее осуществляется сегодня) проекты белән чыгыш ясаган.

– Без бүгенге мәктәпнең җитешсезлекләре, хилафлыклары һәм киләчәк мәктәбен ничек, ни рәвешле күз алдыбызга китерүебез турында сөйләдек. Мәсәлән, бүгеннән үк мәктәпләрнең гомуми рейтингын кертергә була. Анда укучыларның өлгереше генә түгел, ә дәрестән тыш эшчәнлек тә – түгәрәкләр, олимпиадалар, волонтерлык хәрәкәте исәпкә алынырга тиеш. Рейтинг нәтиҗәләре буенча иң күп баллар җыючы мәктәпләр приз алсыннар иде,- ди Камилә Алмакаева.

Бүген Камилә, башка җиңүчеләр кебек үк, бердәм дәүләт имтиханнарына тырышып әзерләнә. Күңелем хәзер бераз тыныч инде – югары уку йортында белем алган өчен түләргә акчам бар, ди мөлаем һәм ягымлы татар кызы.

“Большая перемена” конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән укучылар тиздән үзләренең иҗат эшләрен өлкә Губернаторы Сергей Морозов игътибарына тәкъдим итәчәкләр. Мисал өчен, Камилә Алмакаева экоферма белән киләчәк мәктәбе турында сөйләргә җыена.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*