tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Павлодар шәһәрендә Татарстан егете Искәндәр Хөсәенов татар теле укыта
Казахстанның Павлодар шәһәрендә Татарстан егете Искәндәр Хөсәенов татар теле укыта

Казахстанның Павлодар шәһәрендә Татарстан егете Искәндәр Хөсәенов татар теле укыта

Казахстанның Канат Дәржеман исемендәге Павлодар Милли яңарыш мәктәбенең татар-башкорт бүлегендә татар теле һәм милли мәдәният дәресләре буенча беренче уку елы тәмамлана. Бу Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Милли яңарыш мәктәбендә казах, инглиз, рус телләре белән беррәттән татар теле дә укытыла. Туган тел һәм милли гореф-гадәт, мәдәният дәресләрен Арча педагогия коллиятен тәмамлаган яшь укытучы Искәндәр Хөсәенов алып бара. Ул Павлодар мәктәбенә 2019-20 нче уку елында Татарстаннан махсус чакырылган.

К.Дәрҗемән исемендәге мәктәпнең татар-башкорт бүлеге туган телне өйрәнү, милли тәрбия бирү буенча укытучы табуда Татарстанның Казахстандагы вәкиллегеннән һәм аның җитәкчесе Денис Вәлиевтән ярдәм сораган булган. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы юлламасы белән яшь укытучы Искәндәр Хәсәенов Павлодарга килгән.

Мәктәптә татар дәресләре сишәмбедән якшәмбегә кадәр алып барыла. Төп дәресләр — илне өйрәнү (страноведение), туган тел, әдәбият, музыка, гореф-гадәтләр дәресләре һәм массакүләм гуманитар чаралар Казахстан халкы ассамблеясы катнашлыгында оештырыла. Дәресләргә балалар бик теләп йөри, дип хәбәр итә вәкиллек. Соңгы айларда дәресләр санитар-эпидемиологик шартларга бәйле рәвештә дистанцион үткән.

Беренче укыту елында ук Искәндәр Хөсәеновның казанышы буларак, татар теле буенча Казанда үтүче Халыкара олимпиадага Павлодар мәктәбенең дүрт укучысы үткән. Әгәр дә хәзерге шартлар сакланып, татар укытучысына ихтыяҗ булса, Искәндәр Хөсәенов киләсе уку елында да Казахстанга татар теле дәресләре бирергә җыена.

Казахстан шартларында татар телен өйрәнү, балаларга милли тәрбия бирү буенча эзлекле эш Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Нур-Солтан) каршындагы Каюм Насыйри исемендәге фәнни үзәктә, Симей шәһәренең сәнгать мәктәбендә, Актүбә якшәмбе мәктәбендә, Павлодарда алып барыла.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*