tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан укучысы информатика буенча Европа юниорлар олимпиадасында чыгыш ясаячак
Казан укучысы информатика буенча Европа юниорлар олимпиадасында чыгыш ясаячак

Казан укучысы информатика буенча Европа юниорлар олимпиадасында чыгыш ясаячак

Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча юниорлар Европа олимпиадасында чыгыш ясаячак. Алар 23-29 нчы августта Словениядә 23 илдән килгән көндәшләр белән көч сынашачак.

ЕJOI халыкара ярышына катнашучыларны Иннополис Университеты базасында сайлап алдылар һәм әзерләделәр. Бу – информатика буенча Халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә торган 15 яшькә кадәрге программистлар ярышы. Анда катнашырга Европа Советы әгъзалары булган илләр командалары чакырылган. Һәр команданы ике җитәкче һәм дүрт укучы тәкъдим итә, алар илкүләм ярышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алына.

2019 елда ярышларда Россияне Казаннан Булат Харисов, Чиләбедән Даниил Клищ, Мәскәүдән Николай Павлек һәм Дмитрий Галатенко тәкъдим итәчәк. Алар Мәскәү, Свердловск һәм Оренбург өлкәләре, Татарстан, Мордовия һәм Дагыстаннан килгән 6-9-нчы сыйныфның 13 укучысы арасында узган җыеннарда иң яхшылар дип табылды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*