tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Ел укытучысы-2019” бәйгесенә йомгак ясадылар
Казанда “Ел укытучысы-2019” бәйгесенә йомгак ясадылар

Казанда “Ел укытучысы-2019” бәйгесенә йомгак ясадылар

Казанда  2019 нчы елның иң яхшы мөгаллимен ачыкладылар. Башкалада “Ел укытучысы” бәйгесе узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән 79 укытучы катнашты. Шуларның 8 е “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә көч сынаша.

Бәйгедә уңышка ирешкән мөгаллимнәрне, чараның ябылу тантанасында,  конгресс исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров котлады.

“Ел укытучысы-2019” бәйгесенең шәһәр этабында җиңү яулаган укытучы алга таба республикакүләм конкурста көч сынашачак. Ә җиңүче Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын якларга тиеш. Ә шәһәр конкурсының җиңүчеләре исемнәре соңрак билгеле булачак. Ратушада, башкала мэры катнашында узган чарада.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*