tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр
Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын игълан иттеләр

Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле. Аларны бүген Ратушада «Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында игълан иттеләр.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Вахитов районы 18нче мәктәп укытучысы Альбина Яруллина җиңү яулады.

Икенче урында Мәскәү районы 94нче гимназия мөгаллиме Гөлсинә Нургалиева, өченче урында Яңа Савин районы 13нче гимназия укытучысы Алинә Шагараева һәм Совет районы 141нче гимназия вәкиле Рузилә Сөнгатуллина. Җиңүчеләрне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

Бәйге 2019 елның октябреннән бу елның февраленә кадәр узган. «Интернет-ресурслар» беренче туры читтән торып үткәрелгән. Икенче турда катнашучылар үзенә таныш булмаган укучылар белән дәрес үткәреп күрсәткән. Шулай ук дәрестән тыш дәрес уздыру осталыгын күрсәткәннәр.

Өченче турда конкурс финалистлары көч сынашкан. Мастер-класста жюри әгъзалары аларның коммуникатив культурасын һәм тикшеренү сәләтен бәяләгән. Түгәрәк өстәлдә укытучылар мәгарифнең актуаль сораулары буенча фикерләрен җиткергәннәр.

Гөлнар Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*