tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Исламга багышланган халыкара фәнни конференция уза
Казанда Исламга багышланган халыкара фәнни конференция уза

Казанда Исламга багышланган халыкара фәнни конференция уза

Казан (Идел буе) федераль университетында шушы көннәрдә “Бүгенге мәгълүмати иркенлектә мөселман хәрәкәтләре һәм Ислам идеологиясен үстерү алымнары” (“Мусульманские движения и механизмы воспроизводства идеологии Ислама в современном информационном пространстве”) исемле халыкара фәнни конференция эшли. Ул “Мультикультуралы дөньяда Исламның урыны” дигән III Казан халыкара фәнни форум кысаларында үтә. Конференциягә АКШ, Нидерланд, Австрия, Германия, Украина, Франция, Швеция, Грузия, Үзбәкстан, Норвегия, Иран һәм Россия фәнни үзәкләреннән галимнәр җыелды.

Конференцияне Россиянең Шәрыкъне өйрәнүчеләр җәмгыяте, Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлекчәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара багланышлар, тарых һәм Шәрыкъне өйрәнү институты оештырды.

13 ноябрьдә “Шәрыкъ нуры” исемле Коръәнне русчага шигъри формада тәрҗемә иткән галим Теодор Адамович Шумовский (1913-2012) тууына 100 ел тулуга багышланган ктчә узды. Чарага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Бәхетҗан кызы Рәхмәтуллина һәм Иосиф Теодорович Будылин-Шумовский катнаштылар.

Бүген һәм алдагы көннәрдә галимнәр  Ислам эчендәге хәрәкәтләр турында фәнни бәхәсләр үткәрәчәкләр, фикер алышачаклар.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*