tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Максат” фестивале ачылды
Казанда “Максат” фестивале ачылды

Казанда “Максат” фестивале ачылды

2014 елның 14-20 май көннәрендә Татарстан республикасында яшьләр өченVIIIХалыкара “Максат” фестивале үтәчәк. “Максат” фестивалендә Россия һәм төрле чит илләрдән 100 егет һәм кыз катнаша. Фестивальгә Казахстан, Украина яшьләре һәм беренче тапкыр Кырым республикасы кунаклары килә.

“Максат” фестивале җиде ел уздырылган Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора. Чараны оештыручылар фестивальнең масштабын һәм географиясен киңәйтеп, аңа дөньяви һәм фәнни төсмер өстәп, Ватандашларны традицион дини-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләргә тарту максатын куйды.

Фестивальның максаты – Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче яшьләрне берләштерү, аларны максатчан итеп тәрбияләү, күптөрле заманча проектларны чынга ашыру, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу.

“Максат” фестивален оештыручылар: Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР Мөселманнар диния нәзарәте, «Идел» яшьләр үзәге, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе.

“Максат” фестивале 14 майда Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә ачыла. Шулай ук фестиваль дәвамында яшьләр “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булачак, “Хәләл-Бәхетле” кибете белән танышачак, “Корстон”да мөселман модасы күргәзмәсен караячак, ятим һәм инвалид балалар өчен Сабантуй оештырачак һәм Чуашстан Республикасында, Болгарда кунак булачак.

Фестивальнең программасы үз эченә дискуссия, Россия яшьләре өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр, семиннарлар, лекцияләр, конкурс һәм гамәли дәресләр, галимнәр, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле экскурсияләр оештыруны алган. “Максат” фестиваленең көндәлек газетасын чыгару да каралган.

“Максат” Халыкара яшьләр фестивале матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*