tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда милли мәгариф үзәге ачылачак
Казанда милли мәгариф үзәге ачылачак

Казанда милли мәгариф үзәге ачылачак

1 нче сентябрь – Белем көнендә Казанның Мәскәү районындагы КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе базасында милли мәгариф үзәге ачылачак. Бу хакта 21 августта мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясенең пленар утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр җитәкчесе билгеләп узганча, проект өстендә эш шактый озак вакыт барган. Аның сүзләренә караганда, милли мәгариф үзәге урнашачак территориядә яңа балалар бакчасы, музыка мәктәбе, милли көрәш мәктәбе бар. 2 нче гимназиянең үзенә былтыр капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Шулай итеп, биредә бала чактан алып, балаларны милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм белем бирү бурычы тормышка ашырылачак. Өч яшьтән алып, мәгарифнең кыйбласын саклап калу мөмкин булачак.

“Яңа үзәк милли зыялыларның киләчәк буынын формалаштыру процессын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк. Үзәк Татарстан гына түгел, Россия мәктәпләре арасында да тәҗрибә алмашу базасына әвереләчәк. Яңа мәйданчык татар халкының телен, традицияләрен, тарихын, мәдәниятен саклап калу өчен булдырыла”, – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Милли мәгариф мәсьәләсе турында чыгышында ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та билгеләп узды. “Милли мәгариф торышы – өстенлекле эш юнәлешләренең берсе”, – дип, министр аның үсешенә карата игътибарның көчәйтеләчәгенә ышандырды. Ул Казандагы 40 татар мәктәбенең 19ы гимназия статусын йөрткәнен әйтеп үтте. “Мин ике телдә дә дәрес бирергә сәләтле кадрлар белән тәэмин итү бурычын куяр идем”, – дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов мәгариф тармагы вәкилләренә. Министр рус телле аудиториягә татар телен укытуның проблемалы булып кала бирүен ассызыклады. Аның әйтүенчә, татар телендә белем ала торган балалар Казан буенча 32,79 процент, республика буенча 42,95 процент дәрәҗәсендә. Министр милли мәгариф буенча рейтинг критерийларына укучыларның республика олимпиадаларында катнашу нәтиҗәләре, татар теле буенча Бердәм дәүләт тестлаштыруындагы күрсәткечләре исәпкә алыначагын искәртте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*