tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда тел инициативалары буенча белем бирү программасы узачак
Казанда тел инициативалары буенча белем бирү программасы узачак

Казанда тел инициативалары буенча белем бирү программасы узачак

27 апрельдә Казанда тел инициативалары буенча белем бирү программасы узачак.
Оештыручылар – “Ачык университет” проекты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, фин-угор яшьләре ассоциациясе. Программа Идел һәм Урал буе милли яшьләр оешмалары белән берлектә әзерләнә.

Программада катнашучылар гамәли белем, проектлар ясау буенча яңа тәҗрибә алачак. Әлеге программаны узучыларга квалификация үстерү таныклыгы тапшырылачак.

Идел һәм Урал буе төбәкләреннән чакырылган 10 спикер берничә дистә тел иницитивасы турында сөйләячәк, шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Чара “Иҗади индустрия штабы”нда узачак (Казан, Татарстан ур., 2)

Катнашу бушлай.

Теркәлү формасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*